+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2021, 17:15

"Карасам - ике аягымны да кискәннәр"

"Поездга өлгерермен дип, уйладым... "

"Поездга өлгерермен дип, уйладым... "
Уфада яшәүче Алексей 23 яшендә поезд астына эләгә һәм ике аягыннан да мәхрүм кала. Инциденттан соң Алексейга озак реабилитация узарга туры килә. Егеткә бу хәлне аңлау һәм кабул итү өчен зур тырышлык салырга туры килә.
"Поездга соңга кала идем, ләкин аны куып җитә алырмын дип уйладым. Тоткасына үрелдем, ләкин ычкынып китеп егылдым... Бушлык. Син әле яңа гына йөгерә ала идең, ә хәзер караватка бәйләнгәнсең", - дип исенә төшерә ул көнне Алексей.
Ләкин якыннары ярдәме белән Алексей яңадан тулы тормышка кайта алган. Ул үзенең яраткан хатыны Вероникадан башка яши алмас идем, ди. Алар инде 8 ел бергә, әмма балачактан ук таныш булганнар. Хәзер пар ике ул тәрбияли.
"Ул поезд астына эләккәннән соң берничә ел үткәч, очрашырга булдык. Чәй эчәргә генә... Шулай уйламаганда очраштык һәм башкача аерылмадык ", - ди Вероника.
Хәзер Алексей спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә - ул йөзү буенча Башкортстан чемпионы. Әмма финанслау булмау сәбәпле ярышларда катнашуны туктатырга туры килгән. Шуңа да карамастан, Алексейның киләчәккә планнары аз түгел. Ир кеше өметсезлеккә бирелә белми.
Мондый кешеләр үзләрен физик яктан чикле итеп тойса да, алар тормышны бизи. Чөнки аларда яшәргә дәрт, түземлелек, тырышлык башкаларга караганда да зуррак төсле. Афәрин, Алексей!
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: