+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2021, 14:20

Картәтисе вакытсыз килеп чыккан...

Оныгының егете куркуыннан 17нче каттан сикергән.

Оныгының егете куркуыннан 17нче каттан сикергән.

Мәскәүнең көньягында сигезенче сыйныф укучысы, полициядән һәм йөргән кызының картәтисеннән качарга омтылып, 17нче каттан сикергән. Үсмернең исән калуы да чын-чынлап могҗиза – ул тәрәзә астындагы көрткә килеп төшкән һәм сынулар, җәрәхәтләр белән генә котылган.

Мәхәббәт драмасы 3 февраль көнне көндез Тамбов урамында булган, дип хәбәр итә “Вести” телеканалы. Вакыйга болай башлана: егете белән очрашуга чыгып киткән оныгы озак өйгә кайтмый торгач, 68 яшьлек ир аны эзләп чыгарга уйлый. Тик фатир ишеген ачуга, подъезддагы ярымшәрә үсмерләргә тап була. Бу хәлгә шаккаткан картәти тегеләрне өйгә өстерәп алып керә һәм егетне оныгын көчләүдә гаепләп, полиция чакырта. Ләкин хокук сакчылары килеп кергәч, үсмер тәрәзәне ачып, 17нче каттан аска сикерә.

Малайның оча сөяге, боты сынган, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. Хәзерге вакытта ул дәваханәдә. Үсмерләрнең әти-әниләре бу хәлдә бер-берсен гаепли, кызның әнисе аны башка мәктәпкә күчерергә ниятли.

Җинаять эше кузгатылырмы-юкмы, монысы тикшерүдән соң билгеле булачак.

Фото:news.rambler.ru
Читайте нас: