+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2021, 21:00

Кайнар суга төшкән...

2 яшьлек баланың әнисенә җинаять эше ачканнар.

2 яшьлек баланың әнисенә җинаять эше ачканнар.

Алтай краенда 43 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Аның 2 яшьлек кызы кайнар су тутырылган ваннага егылып төшкән. Кызганычка каршы, табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

“Тикшерү мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 18 гыйнварында кич белән Тальменск районында ике яшьлек кыз кайнар сулы ваннага егылып төшкән, шуның нәтиҗәсендә, тәненең 35 проценты пешкән”, — диелә төбәк Тикшерү комитеты идарәсе сайтында.

Әнисе медицина ярдәме сорап, икенче көнне генә мөрәҗәгать иткән. Чакыруга килгән табибларга баланың үлгән булуын расларга гына калган.

43 яшьлек хатын дүрт баланы берүзе тәрбияләгән, гаилә имин булмаган буларак исәптә тормый. Башлангыч тикшерү барышында әни кеше үз гаебен тулысынча таныган. Һәлак булган кызның әнисенә “саксызлык аркасында үлем китерү” мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Фото:iz.ru
Читайте нас: