+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2021, 09:37

Казан мәктәбендә атыш оештыручы кем булган?

Бу хакта ул үзе сөйли.#казаньмыстобой

Бу хакта ул үзе сөйли.#казаньмыстобой
Тоткарлагач төшерелгән видеода да җинаятьче үзен Аллаһ дип белдерә.
«Үземнең Аллаһ икәнемне аңладым, 1-2 ай элек аңладым моны. Ә җәй миндә монстр уяна башлады. Мин бөтен кешене күралмый башладым. Мин һәрвакыт башкаларны күралмый идем, хәзер тагын да ныграк күралмый башладым.
Үземнең Аллаһ икәнемне аңладым, миңа моны беркем дә әйтмәде, мин моны беренче тапкыр әниемә әйттем.
"Минем әни юк, мин аны Наилә дип кенә йөртәм, ул миңа әни түгел, минем әти-әнием юк. Мин алардан баш тарттым, алар моны бик яхшы белә. Аларны беркайчан да әти-әни дип йөртмәдем. Мин барыгызны да күралмыйм. Миңа психик экспертиза ясарга кирәкми, мин юләр түгел», — дип сөйли ул.
Атыш оештырган кеше - Илназ Галәвиев, аңа 19 яшь. Ул шушы гимназияне ике ел элек тәмамлаган. Әтисе сүзләренә караганда, улы колледжда система администраторы булырга укыган, диндар булмаган, бервакытта да радикаль карашлар белдермәгән. Илназ укыганда башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган. "3”ле, "4”ле билгеләренә уртача укыган. Артык якын дуслары булмаган. Сыйныфташлары, мәктәпне тәмамлау белән үк, Илназның барысын да социаль челтәрләрдә дусларыннан алып атуына игътибар иткән. Янә аның «Counter-Strike» дигән атышлы компьютер уенын бик яратып, мавыгып уйнавы билгеле.
Фото: Илназ Галәвиевның Телеграм-каналыннан.
Читайте нас: