+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2021, 13:35

"Кичә генә улы туды..."

Ир көтеп алган улын балалар тудыру йортыннан барып алырга өлгермәгән...

Башкортстанда туып-үскән 43 яшьлек ир мең чакрым ераклыкта, өч баласын - ятим, хатынын тол калдырып, һәлак булган.
Фаҗига 25 гыйнвар иртәсендә Санкт-Петербургның Приморье районында була. Анда "Яхтенная" тимер юл станциясендә ир, светофорның кызыл утына игътибар итмичә, рельслар аша чыгарга карар кылган, ләкин "Белоостров - Петербург" маршруты буенча килгән электричканың тәгәрмәче астына эләккән. Машинист ирне күреп, сигнал бирә, ашыгыч рәвештә тормозларга баса, ләкин соң була инде.
Шул рәвешле Башкортстанда туып-үскән 43 яшьлек Дмитрий Хәкимов һәлак булган. Ирнең хезмәттәше сөйләгәнчә, Дмитрий Башкортстанда туган, ләкин яшь чагында әти-әнисе белән бергә Санкт-Петербургка күченгән, монда университет тәмамлаган, булачак хатыны белән танышкан, өйләнгән, машина төзелеше заводында әйдәп баручы менеджер вазыйфасын биләгән. Гаиләсе бик тату булган. Хәкимовлар ике кыз тәрбияләгән, ә былтыр хатыны Дмитрийга озак көтелгән уллары туачагы турында хәбәр иткән.
Һәм менә узган якшәмбедә Дмитрийның, ниһаять, улы туган. Бәхетле ир аларны алып кайтуга фатирын әзерли, шул ук вакытта котлауларга телефон аша җавап бирә. Ә дүшәмбе иртән эшкә китә һәм тимер юллар аша чыгарга була...
- Кичә генә улы туды, ә бүген хатынын бала тудыру йортыннан алырга кеше дә юк ... - ди аның хезмәттәше. - Дима 12 ел безнең заводта эшләде. Без аны бик яхшы белә идек. Ул җаваплы һәм намуслы хезмәткәр, тугры һәм ярдәмчел дус иде...
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: