+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2021, 13:45

"Коронавирус дип уйлаган идек, онкология булган..."

Кечкенә малай үлем белән көрәшә...

Республика балалар клиник дәваханәсендә үткән елның ноябреннән әнисе белән ике яшьлек Солтан Бикмәтов дәвалана. Бала онкология белән көрәшә. Октябрьдә табиблар аңарда "лимфобласт лейкозы"н диагностикалаган. Ә барысы да гадәти температурадан башланган.
- Октябрьдә температурасы күтәрелә башлады. Ул вакытта без әбисендә районда кунакта идек, Толбазыга үзәк район дәваханәсенә бардык. Коронавирус инфекциясе, дип уйлап, мазок алдылар. Әмма әлеге авыру расланмады. 22 октябрьдә температурасы тагын да югарырак күтәрелде - 40 градуска кадәр җитте. Солтанны шунда ук реанимациягә алып киттеләр, - ди аның әтисе Денис. - Шунда ук онкологиягә диагностика үткәрдек.
17 декабрьдә баланы Мәскәүдәге Рогачев исемендәге үзәккә күчерергә тиеш булганнар, ләкин килеп чыкмаган, чөнки Уфадагы бүлекне карантинга япканнар. Солтан хәзер Уфа дәваханәсендә кала, дәвалау һәр атна сөяк мие анализлары нәтиҗәләре буенча төзәтелә.
Малайның хәле авыр - ул химиотерапия уза, берничә көн элек ашаудан һәм эчүдән баш тарткан. Күп доза гормоннар аркасында бала бик нык симергән, даими рәвештә ашарга сораган булган, ә аларны гамәлдән чыгаргач - ризыктан баш тарткан. ФГС ашказанында зур эрозия күрсәткән.
- Хәзер яңадан Мәскәүгә күчерү мәсьәләсен хәл итәбез, әмма улыбызның иммунитеты бик түбән, коронавирустан куркабыз, - ди Денис.
Солтан - гаиләдә күптән көтелгән бердәнбер бала. Малайны Мәскәүдә дәвалау өчен гаиләгә күп акча кирәк. Солтанның әти-әнисе барлык битараф булмаганнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Әгәр сез аларга ярдәм итәргә телисез икән, түбәндәге исәпкә акча күчерергә мөмкин:
5321 3003 9737 0151 Рокет Банк (Открытие) Юмалин Денис Александрович (әтисе) исеменә.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: