+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 23:40

"Мәчетне төзеп бетерү өчен акча юк"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2020 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе дәвам итә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2020 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе дәвам итә.
"Уфага нигез салучыга һәм башкалабыздан чыккан билгеле шәхесләргә һәйкәлләр куелачакмы? Салават Юлаев проспектындагы мәчет кайчан төзелеп бетәчәк?" дигән сораулар да яңгырады.
"Салават Юлаев проспектында мәчетне тәмамлауга әлегә акчалар юк, - дип җавап бирде Башкортстан Башлыгы брифинг барышында. - Моңа акча күп кирәк, һәм халыкка бик кирәкле социаль объектларга сарыф ителергә мөмкин булган ресурсларны мәчетне төзеп бетерүгә мин юнәлтә алмыйм. Кайчан да булса, әлбәттә, ул төзелеп бетәчәк. Әмма кайчан - әлегә әйтә алмыйм," - диде Радий Хәбиров.
Уфага нигез салучыларга һәм башкалага катнашы булган башка шәхесләргә һәйкәлләр куюның актуальлеге турындагы сорауга төбәк Башлыгы, бу тема белән шәһәр хакимияте шөгыльләнергә тиеш, дип җавап бирде. "Мәсәлән, генерал Шәйморатовка һәйкәл - ул минем шәхси проект, шуңа күрә мин моның белән үзем шөгыльләнәм", - диде ул.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: