Котлары очкан әти-әнигә коткаручылар чакыртырга туры килгән.
Чиләбе өлкәсендә коткаручылар өч яшьлек малайның колагын саклап калган. Бу хакта “Көньяк Урал” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Уен вакытында 3 яшьлек малайның колагы куртка замогына эләгеп калган. Тимер баланың колак йомшагын шулкадәр нык кыскан, якыннары аны үз көчләре белән генә берничек тә ычкындыра алмаган. Нәтиҗәдә, сабыйның колагы шешенеп, авырта башлый. Үзләре дә курыккан әти-әнигә хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – коткаручылар чакыртырга гына кала.