+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2021, 11:20

Мокамайның “похоронка”сы табылды!

Әлбәттә, Һади Такташ билгеле шигырендә язган Сыркыды авылыннан Бәкер исемле ярлының улы, арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, җыенда кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үзен-үзе суеп үтергән Мокамай турында сүз бармый.

Әлбәттә, Һади Такташ билгеле шигырендә язган Сыркыды авылыннан Бәкер исемле ярлының улы, арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, җыенда кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үзен-үзе суеп үтергән Мокамай турында сүз бармый.

Күптән түгел “Кызыл таң” гәзите Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында бик күп архив документлары тупланган “Халык хәтере” (“Память народа”, pamyat-naroda.ru) интернет-порталы быел сизелерлек тулылануы турында язган иде. Порталга сугышка киткән яугирләрнең гаиләләре алырга курыккан кәгазь кисәге, “хәрби хезмәткәрнең үлеме турында хәбәр”, халык телендә “похоронка” дип аталган документлар урнаштырыла башлаган.

“Халык хәтере” интернет-порталында Дүртөйле районында туган фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның “похоронка”сы табылды.

“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын”, дип язса да, 1941 елның 22 сентябрендә үз теләге белән фронтка киткән шагыйрьгә туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Бәдрүш Мокамай 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү буенча барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.

Фото: pamyat-naroda.ru


Читайте нас: