+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2021, 17:24

"Сабыр" мошенниклар авына эләкмәгез!

Сбербанк "сабыр" мошенниклар барлыкка килүе хакында кисәтә. Алар нинди була, дисезме? Аңлатабыз.

Сбербанк "сабыр" мошенниклар барлыкка килүе хакында кисәтә. Алар нинди була, дисезме? Аңлатабыз.

Русиялеләр телефон мошенникларының элекке алымнарын белеп бетергән, хәзер аларга эләкми башлаган. Тик кеше талап баючылар да тик ятмый, җинаятьчел схемаларын яңартып кына тора. Бу юлы алар сабырлыкка нигезләнгән талау алымын кулланылышка керткән.

Моңа кадәр телефон алдарлары адәм баласын тиз генә талау ягында иде: шылтыраталар, берничә минут эчендә аның башын әйләндереп, үз акчасын чит исәпкә күчертәләр. Хәзер халыкның кибербелемлелек дәрәҗәсе үскәннән-үсә, гади алымнар белән генә акчасын урлап булмый башлаган. Шуңа да караклар яңа ысул уйлап тапкан. Алар хәзер корбанын озаклап аулый, акрынлап аның ышанычын яулый.

Мисал өчен, сезне югары хезмәт хакы алып эшли торган вазыйфага урнаштырырга тәкъдим итәләр. Бу уңайдан сезнең белән берничә көн сөйләшергә мөмкиннәр, хәтта эш бирүче сезнең белән онлайн-әңгәмә дә үткәрә, офисны да күрсәтә. Арытаба, ышанычыгызны яулагач, паспорт, автобиографик һәм башка төрле мәгълүматларны сорап алалар. Һәм, әлбәттә, хезмәт хакын күчерер өчен, дип, банк картагызның мәгълүматларын таләп итәләр. Аларны биргәч, исәбегездәге барлык акча юкка чыга!

Яхшы компаниягә эшкә урнашам, дип, мошенниклар кармагына эләкмәгез! Компаниянең рәсми сайтына керегез, анда күрсәтелгән телефоннар буенча шалтыратып карагыз, кыскасы, уяулыкны югалтмагыз!

Фото: tourprom.ru
Читайте нас: