+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2021, 12:10

Салкында автобустан куып төшергән...

Ә бит баланың кулында 500 сум акчасы да булган.

Ә бит баланың кулында 500 сум акчасы да булган.

Смоленск шәһәрендә маршрутка йөртүченең салкында баланы төшереп калдыруы турындагы мәгълүматны тикшерәләр. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Смоленск шәһәрендә 44нче маршрут автобусын йөртүченең балигъ булмаган малайны төшереп калдыруы турында киңкүләм мәгълүмат чаралары чаң суга. Мәктәпкә баручы малайның кулында 500 сум акчасы була, ә водитель аңа бирергә “сдача” юк дип, баланы автобустан куып төшерә. Ул көнне урамда һава температурасы 17 градуска кадәр салкынайткан була.
Тикшерүчеләр киңкүләм мәгълүмат чаралары язып чыкканның барлык шартларын да ачыкларга тиеш булачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Элегрәк Дәүләт думасы билетсыз йөргән өчен җаваплылыкны җайга салу турында закон проектын кабул иткән иде, ул, аерым алганда, өлкәннәр ярдәменнән башка булган, 16 яшькә кадәр балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: