+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2021, 11:32

Селфи ясыйм дип егылып төшеп үлгән

Соңгы арада селфи ясыйм дип һәлак булучы балалар һәм үсмерләр күбәеп китте.

Соңгы арада селфи ясыйм дип һәлак булучы балалар һәм үсмерләр күбәеп китте.

Күптән түгел Мәскәү шәһәрендә билгеле сәнгать эшлеклесе, "Непоседы" балалар студиясе җитәкчесе Елена Пинджоянның 14 ушьлек улы һәлак булган. Ул да әлеге дә баягы селфи эшлим дип харап булган.

Бу фаҗига эзеннән тикшерү башланган. Әлегә шул билгеле: 14 яшьлек үсмер үзе яшәгән өч катлы йорт түбәсенә менгән булган. Матур фото ясыйм дип тырышкан вакытында, аягы шуып китеп, бала егылып төшкән. Алган җәрәхәтләреннән үлгән, табиблар аңа ярдәм итә алмаган.

Үсмер һәр яклап та уңай характерланган. Аның әнисе Елена Пинджоян - «Непоседы» студиясенә нигез салып, аны әлегә кадәр җитәкләүче. Улы да студиядә шөгыльләнгән, күп кенә концертларда чыгыш ясаган.

Студия зур сәхнәгә юллама биргән артистлар арасында Сергей Лазарев, Настя Задорожная, Влад Топалов, «Тату» төркеме солистлары Юлия Волкова һәм Лена Катина, Юлия Малиновская һәм башкалар бар.

Селфига килгәндә, шаккаттыргыч фото ясыйм дип, хәвефле урыннарга менүнең никадәр куркыныч икәнен без, әти-әниләр, балаларыбызга яхшылап аңлатырга тиешлегебезне онытмыйк.

Фото: news-r.ru
Читайте нас: