+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2021, 12:35

Тәмугта яшәүгә тиң гомер...

Уфада яшәүче кызга авыруы белән генә түгел, башка проблемалар белән дә көрәшергә туры килә.

Кеше хокуклары буенча Европа суды (ЕСПЧ) карарны Уфада яшәүче 19 яшьлек Александра Курамшина файдасына чыгарды һәм Русия Федерациясен тормыш өчен кирәкле медикаментлар бирүне тоткарлаган өчен 9 мең евро түләргә мәҗбүр итте.
"Озын юл артта, алда киләсе сатып алуларны күзәтү һәм контрольдә тоту бара. Әмма бүген шатлыклы вакыйга булды. Юристлар, профессионаллар буларак, хис-тойгылардан өстен булырга тиеш. Ә минем бүген "ФБК Право"дагы барлык хезмәттәшләремне кочасым килә, алардан башка бу нәтиҗә мөмкин булмас иде", - дигән социаль челтәрләрдә "Барристер" юридик компаниясеннән Эльвина Локманова.
Саша Курамшина сирәк авыру - кыска эчәк синдромы белән интегә. Кызда 8 яшендә авыру аркасында эчәклекне тулысынча диярлек алып ташлыйлар. Шул вакыттан башлап көн саен аңа махсус системалар, медикаментлар, уколлар һәм катгый диета кирәк, моңа бик күп акча китә. Кыз үзе һәм аның ата-анасы гомер буе Сәламәтлек саклау министрлыгыннан дарулар белән тәэмин итүгә ирешергә тырыштылар, эш хәтта ЕСПЧга барып җиткән.
"Минем барлык үтенечләремә һәм мөрәҗәгатьләремә республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, республика прокуратурасыннан кире җаваплар гына алам. Кирәкле 55 төр даруның өчесен генә таба алдык. Бөтен дарулар да бик кирәк, һәм мин аларны кызыма алып бирә аламмы, юкмы, аның иртәгәге тормышы шуңа бәйле. Ай саен даруларга 265 мең сум кирәк. Мин һәм минем гаиләм сатып алу мәсьәләсен мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмыйм... Ә дәүләт безгә ярдәм итәргә теләми,чөнки бу дарулар ташламалы исемлектә юк. Алай гына да түгел, минем кызымның авыруының хәтта авыру коды да юк, ягъни, ул бөтенләй юк кебек... Проблемалар да шуңа бәйләнгән ", - дип язган кызның әтисе.
Читайте нас: