+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2021, 11:46

Түзәрлек көчен дә бир, Раббым...

Күптән түгел 3 кеше һәлак булган авария турында язгән идек. Шушы гаилә янә бер якын кешесен җирләде...

Күптән түгел Әлшәй районында коточкыч авария турында язган идек, анда сөт ташу машинасы белән бәрелешкәндә "Лада Калина"ның өч пассажиры - 26 яшьлек егет, 13 яшьлек кыз һәм машина йөртүченең 22 яшьлек дусты һәлак булды. Иван М.ның кайгыдан нишләргә дә белмәгән туганнары сөйләвенчә, бер-бер артлы килгән бу хәсрәт аларның гаиләсен һаман җибәрми: һәлак булганнарны җирләгән көнне тагын бер куркыныч хәбәр килгән. Иванның икетуган абыйсы батып үлгән. 27 яшьлек Вячеслав С. ике ай элек кенә әти булган...

- 27 яшь кенә иде аңа. Ул 9 балалы гаиләдә тәрбияләнде, ул - иң өлкәне. Һәрвакыт җитди, җаваплы, тормыштан ни теләгәнен төгәл белә иде. Поляковкада бер кыз белән танышкан. Бераздан бергә Сургутка күченделәр, авылда эш табу авыр бит. Анда бик тиз эш таптылар, өйләнештеләр, ә ике ай элек аларның беренче балалары туды, - дип авыр сулый үлгән ирнең туганы Иван П.
Туганнары сүзләренчә, бу хәл көтмәгәндә булган. Узган җомгада эштән соң Вячеслав хезмәттәшләре белән елгага су коенырга килгән. Егет суга чумгач, аякларын көзән җыерган һәм ул суга төбенә киткән. Танышлары шунда ук ярдәмгә ташланган, әмма соң була инде.
- Без бу хакта иң соңгы чиратта белдек. Ул җомгада Иванны кызы белән җирләдек, мондый тетрәнүдән айнырга да өлгермәделәр, шундый яңалык... Әйтерсең лә гаиләгә ниндидер каргыш төште - шундый кыска вакыт эчендә шулкадәр үлем, - дип көрсенә Иван П.
Һәлак булган Вячеславны туган ягында - Поляковкада җирләргә булганнар. Ир кеше белән хушлашырга бөтен авыл килгән - барысы да аны яхшы сүз белән генә искә алалар.
- Слава, ничек шулай булды соң?! Күптән түгел генә энеңне күмәргә кайткан идең (май аенда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә Вячеславның 18 яшьлек абыйсы һәлак булган) хәзер үзең дә күкләргә киттең... Тыныч йокла, дус. Авыр туфрагың җиңел булсын, - ди Алина П.
- Әле генә әти булдың, сиңа яшәргә дә яшәргә иде. Мин сине беркайчан да онытмам, авыр туфрагың җиңел булсын, - дип күз яшьләренә буыла Юлия З.
Хәзер өч якын кешесен җирләгән гаилә, шулай ук үлгән кешенең ике айлык бала белән калган яшь хатыны ярдәмгә мохтаҗ. Сез дә 8(987)141-19-03 телефоны аша элемтәгә кереп, ярдәм итә аласыз (номер картага бәйләнгән, Анастасия Анатольевна П.).
Фото: ufa.kp.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: