+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2021, 16:40

Тукталышта туңып үлгән...

Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.

Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.

Чиләбедә җәмәгать транспорты тукталышында шәһәр халкы хәрәкәтсез яткан өлкән яшьтәге хатынны табып алган. Ашыгыч ярдәмне шаһитлар чакырткан, әмма табиблар 4 сәгатьтән соң гына килеп җиткәннәр. Аларга үлем очрагын теркәргә генә калган.

Пенсионерның туганнары белдерүенчә, ул даруханәгә барган булган. Тик өйгә кайтып җитә алмаган.

Тикшерү комитеты завод районы буенча тикшерү эше кузгатты. Пенсионер хатынның суыкта озак яту нәтиҗәсендә һәлак булуы да ихтимал.

- Суд-медицина тикшерүе узачак, һәм шуннан соң гына үлем сәбәпләре турында сөйләргә мөмкин булачак, дип белдергән урындагы хокук сакчылары.

Фото: ural.tsargrad.tv сайтыннан


Читайте нас: