+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 17:10

Улын бакчада тапканнар...

Ишембай районында яшәүче хатынның 31 яшьлек улы хәбәрсез югалган булган.

Узган елның маенда Ишембай полициясенә урында яшәүче мөрәҗәгать иткән. Хатын 31 яшьлек улының хәбәрсез югалуын белдергән. Шуннан соң егетне эзли башлаганнар.
Тикшерү вакытында соңгы тапкыр егет үзенең 37 яшьлек иптәше белән аралашканы ачыкланган. Сорау алганнан соң бу ирнең 31 яшьлек дустын үтерүе билгеле булган.
Бу көнне дуслар 37 яшьлек ирнең бакча участогында алкоголь эчеп вакыт үткәрү өчен очрашкан булган. Бер арада иптәшләр арасында низаг чыга һәм алар сугыша башлый. Арытаба шикләнелүче бау белән дустын буып үтергән, ә гәүдәсен шунда ук бакчада күмгән.
Шикләнелүче кылган гаебен таныган һәм гәүдәне кайда күмгәнен күрсәткән. Тикшерүчеләр вакыйга урынын тикшергән, зыян күрүченең гәүдәсе суд-медицина экспертизасына җибәрелгән, башка кирәкле эксперт тикшеренүләре билгеләнгән. Җинаятьче кулга алынган.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: