Анда яшәүчеләр автоном төтен хәбәрчесенең көчле тавышына уянган, шуңа күрә вакытында корылмадан чыгып, исән калган, шулай ук веранданың керү ишеге янындагы утны вакытында сүндергән.
Янгын вакытында йортта дүрт кеше: ир белән хатын, аларның 5 һәм 3 яшьлек балалары булган.
Ут бик тиз чарлакка күчәргә өлгергән, ләкин анда керү мөмкинлеге чикләнгән. Янгын урынына килгән хезмәткәрләр тырышлыгы белән ут казасы бетерелгән. Янгынның якынча сәбәбе - завод җитештергән электр мичендә аварияле эш режимы.
Янгын нәтиҗәсендә 30 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Фото: башинформ.