+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2021, 16:06

Йөгереп йөргән бала иде дә бит...

Их син, язмыш... Нигә кайвакыт шулкадәр явызсың?..

Их син, язмыш... Нигә кайвакыт шулкадәр явызсың?...

Уфада яшәүче Илүзәгә нибары 14 яшь, әмма сигезенче сыйныф укучысы инде танылган спортчыларны көнләштерә ала. Тхэквондо буенча шәһәр һәм республика ярышларында алтын медальләре һәм мактаулы кубоклары күп аның.

Остазлары кызга спортта зур киләчәк юраган, ләкин узган елның августында Илүзәнең һәм аның әти-әнисенең тормышы икегә бүленгән. Кызда остеосаркоманы - яман шешнең сирәк һәм агрессив формасын тапканнар, һәм хәзер Илүзәгә яңадан көрәшергә туры килә, тик көндәше белән түгел, ә үз тормышы өчен чир белән.

- Беренче симптомнар якынча узган елның маенда барлыкка килгән. Кызым, аягының сызлавына зарланып, бераз аксый башлады. Башта без аны яшь үзенчәлеге дип уйладык, аннары күнегүләр аркасында авыртынадыр кебек булды. Авырту көчәйгәч, дәваханәгә киттек. Анда рентген, КТ, МРТ ясадылар. Табиблар сөяктә ниндидер үзгәреш барлыгын күргәннәр, тик диагнозны озак вакыт беркем дә куя алмады.

Августта гына кызыбыз, ниһаять, биопсия ясады. Мәскәүдән җавап килде - уң як ботында конвенциональ остеосаркоманың икенче стадиясе, ягъни яман шеш, - ди Илүзәнең әтисе Рим Гаделбаев. - Ни өчен бу авыру килеп чыккан? Спорт белән бәйле организмга көч килү авыруны китереп чыгарганмы? Яки бу генетика, яки яшь үзенчәлегеме? (Остеосаркома еш кына нәкъ менә үсмерләрдә очрый). Безнең шулай ук тхэквондо белән шөгыльләнүче кече улыбыз да бар әле, хәзер аны да спорттан алдык.

Коронавирус аркасында Мәскәүгә операциягә без декабрь уртасында гына бардык. 22сендә аягына операция ясадылар, шешне алдылар. Табиблар һаман да безнең шулай аларга соң мөрәҗәгать итүебезгә гаҗәпләнә. Авыру күпсанлы метастазалар биргән. 30 декабрьдә кызга яңадан операция ясадылар, Аның үпкәсендә 43 авыру төере бар иде, барысын да алып аттылар. Аннары яңадан "химия" курсы булды. Һәм менә кичә Илүзәгә яңадан операция ясадылар - метастазаларны инде сул үпкәдән алып ташладылар...

Хәзер инде кызга савыгыр өчен дәваланырга бик күп чыгымнар таләп ителәчәк. Әгәр дә сез шушы тормышны яратучы, әле киләчәгенә өмет белән караучы балага ярдәм итәргә телисез икән, картасына хәлегездән килгәнчә өлеш кертә аласыз: 2202 1348 3644, 8(937)36-40-777 телефоны номерына (алучы - Илүзәнең әтисе Рим Сәгыйтьҗан улы Гаделбаев) беркетелгән.


Фото: ufa.kp.ru


Читайте нас: