+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2021, 12:40

"Ялгыз хатын танышырга тели"

Мәхәббәте аны ирегеннән мәхрүм булуга кадәр китереп җиткерә.

"Ялгыз хатын танышырга тели", - дип башлана Салават шәһәрендә яшәүче хатынның тарихы.
Хатын урындагы дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләгән, 49 яшьтә булуга карамастан, үзенең тормыш юлдашын таба алмаган. Һәр хатын-кызга хас булганча, аның да сөеп-сөелеп яшисе килгән, шуңа да мәхәббәтен интернет киңлекләрендә эзләгән.
2019 елда ул шул рәвешле бер ир белән танышкан. Язышу бик тиз аларны якынайта. "Кавалер"ның төрмәдә утыруы да туктатмый хатынны, берничә айдан соң ул иреккә чыга һәм алар бергә яши башлый.
Әмма бу да хатынга шатлык китермәгән. Ир хатынны, тыелган матдәләр кулланып, яшәүне тагын да "ямьләргә" чакыра. Хатын, мөмкин булган нәтиҗәләр турында уйлап та тормыйча, риза була. Бер, ике тапкыр - һәм наркотикларның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелүен сизми дә кала ул.
Ир белән ярты ел яшәгәннән соң, ул үзенең юлдашында ялгышканлыгын аңлый һәм ирне куып чыгара. Ирне куып чыгара, әмма гадәтәен ташлый алмый.
Шушы көннәрдә ул наркотик сату омтылышы вакытында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге оперативниклары тарафыннан кулга алынды.
Русия Федерациясе Җинаять кодексының үзенә инкриминацияләнә торган маддәсе санкциясе 8дән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас: