+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2021, 13:26

Янгында ике кеше үлгән...

Коточкыч янгын кичә Миякә районының Олы Кәркәле авылында булган.

Коточкыч янгын кичә Миякә районының Олы Кәркәле авылында булган.

Анда иртән Партизан урамында торак йорт янган. Янгын сүндерүчеләр бирегә килгәндә агач йортны тулысынча ут ялмаган булган. Алар янгынны 06:20 сәгатьтә сүндерә алган. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 1960 һәм 1963 елларда туган ике ир гәүдәсе табылган.

Янгынның һәм килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана. Әлеге вакытта биредә тикшерү-оператив төркем, янгын лабораториясе экспертлары эшли.

Соңгы вакытта республикада торак йортларда күпләп янгын чыгуы теркәлә. Шул уңайдан янгын сүндерүчеләр кешеләрдән түбәндәге киңәшләрне үтәүне сорый:

* янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышмагыз;
* исерек якыннарыгызны һәм танышларыгызны, шулай ук, балаларны караучысыз калдырмагыз;
* һәрвакыт янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәгез;
* аларны туганнарыгыз да, әйләнә-тирәдәгеләр дә бозмасын!

Шулай ук, нәтиҗәле чараның берсе - торакны янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыру. Әлеге сиреналарны кую нәтиҗәсендә республикада узган елда 486 кеше коткарылган, шул исәптән - 203 бала.

Фото: Башинформ
Читайте нас: