+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2021, 16:05

Әдәпсезләр генә түгел, оятсызлар!..

Анастасия Заворотнюкның фанатлары актрисаның кызыннан башка сыймаслык нәрсә сораган.

Анастасия Заворотнюкның фанатлары актрисаның кызыннан башка сыймаслык нәрсә сораган.

Анастасия Заворотнюкның хәле белән кызыксынучылар бик күп. Берәүләр ихлас борчылса, икенчеләргә, кеше тормышына тыкшынырга яратучыларга, гап-гади кызыксыну тынычлык бирми. Алар теләсә кайсы мөмкинлек булганда, актрисаның якыннарына сораулар яудырырга һич кыенсынмый. Күптән түгел генә "няня Вика"ның кызы Анна социаль челтәрләрдәге әбунәчеләрдән әлеге темага кагылмауларын үтенде.
Кыз хәбәр иткәнчә, бу "бик авыр" темага сөйләшүнең мәгънәсе юк. Анна сүзләренчә, гаилә барысы да яхшы булачагын тели һәм ышана.
"Миңа кызганулар кирәкми, әнинең сәламәт һәм янәшәмдә булуын телим. Миңа, сораулар бирмичә генә, көч, яхшылык һәм яктылык бирүчеләргә рәхмәтлемен", – дигән Аня үзенең Instagram битендә.
Кешеләр арасында Заворотнюкның хәзерге фотоларын сорап язучылар да бар икән. Анна фикеренчә, мондый үтенечләрдә әдәпсезлек кенә түгел, оятсызлык та бар.
“Аңламыйм, ни өчен кешеләргә читләрнең кайгысы шулкадәр кызык икән?!" – дигән Анастасиянең кызы һәм мондыйларга бөек рәссамнарның эшләренә карап хозурлануларын теләгән.
Билгеле булуынча, 2019 елда Заворотнюкта глиобластома булуы (баш миенең иң куркыныч һәм агрессив шеше) билгеле булды. Шул вакыттан бирле "Моя прекрасная няня" сериалы йолдызы өзлексез дәвалау курсы уза. Кагыйдә буларак, авыру кешенең тышкы кыяфәте үзгәрә. Моны аңлап, якыннары аны репортерлар һәм иҗатын сөючеләр күзеннән яшерә.

Фото:profile.ru
Читайте нас: