+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2021, 14:00

Җиде баланың гомере өзелгән...

Алар барысы да авариягә эләккән автомобиль пассажирлары булган.

Алар барысы да авариягә эләккән автомобиль пассажирлары булган.

Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ике аенда республика юлларында 7 бала гомере өзелгән. Алар барысы да авариягә эләккән автомобиль пассажирлары булган.

Февраль нәтиҗәләре буенча ун авариянең алтысы балигъ булмаганнар катнашлыгыда булган: барлыгы 48 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 29ында пассажирлар – балалар.

"Монда гаеп тулысынча өлкәннәргә төшә. Балалар бу ситуациядә өлкәннәр ягыннан закон бозулар аркасында зыян күргән. Кайбер очракларда бала утырып барган автомобиль водителе гаепле булса, икенче очракта башка автомобиль йөртүче, - дип аңлаттылар төбәк автоинспекциясендә. - Балалар катнашлыгындагы калган 19 авария –җәяүлеләрне бәрдерү. 12 юл-транспорт һәлакәте балалар юл аша чыгып барганда килеп чыккан. Һәр сигезенче авариядә генә хәрәкәтнең яшь катнашучылары үзләре саксызлык күрсәткән".

Ведомствода өлкәннәрдән балаларны шундый куркыныч хәлләрдән сакларга, курчаларга өндәделәр. Аларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, юлда сак һәм игътибарлы булырга өйрәтү өлкәннәр кулында.

"Бары тик үзебездән башларга гына кирәк. Димәк, дөрес үрнәк күрсәтергә: каешны каптырырга, юлны яшел төскә һәм бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга, автомобиль руле артында тизлек режимын сакларга һәм сезнең ваемсызлык баланың гомере һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга мөмкин икәнлеген истә тотарга кирәк”, — дип билгеләп үттеләр ЮХХДИның матбугат хезмәтендә.

Фото: пресс-служба Госавтоинспекции по РБ


Читайте нас: