+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2021, 16:50

Өлкән яшьтәге хатынның ишеген ватып кергән...

Алар күрше яшәгән булган.

Иглин районы авылларының берсендә урындагы кеше 62 яшьлек пенсионер хатын йортына килеп керә, ә аннары аны кыйный һәм көчли. Әлеге хәл 25 гыйнварга каршы төндә булган.
Өлкән яшьтәге хатын икенче көнне генә аңына килә һәм полициягә гариза белән бара. Хатын төнге сәгать икедә 50 яшьлек күршесенең аның ишеген ватып керүен һәм йодрыклар белән ташлануын әйтә. Шуннан соң ир хәлсезләнгән пенсионерканы мәсхәрәләгән.
Шул ук көнне шикләнелүчене Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә китергәннәр. Бу вакытта ул исерек булган. Сорау алганда ир үз гаебен таныган. Аңа каршы җинаять эше кузгатканнар. Хәзер ул сак астында. Моңа кадәр көчләүче җинаять җаваплылыгына тарттырылмаган булган. Кулга алынганчы ул урындагы агропредприятиедә терлекче булып эшләгән.
Чыннан да, күрше күршегә кермичә, аралашмыйча, хәтта куркып яшәгән заманда яшибез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: