+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2021, 11:58

"Ә мин синең хатыныңны яхшы беләм..."

Дуслар серләре белән уртаклашканда арада берсе коточкыч серне ачкан.

Краcнодар краенда яшәүче ике дус табигатькә чыгып, ял итәргә булган. Инде берничә шешә сыра эчкәч, ирләр хатын-кызлар арасындагы популярлыклары белән мактана башлый. Нәкъ шул вакытта дөреслек ачыла да инде. Дусларның берсе икенчесенең хатыны белән җенси элемтәгә кергәнен әйтә. Моны кичерә алмаган ир төн җиткәч җирдә йоклап ятучы дустының өстеннән машина белән чыга...
Ни эшләгәнен аңлаган ир бу хәлне бәхетсезлек очрагы кебек күрсәтергә тырыша. Әмма хокук сакчылары барыбер дөреслекне ачыклый. Ир үз гаебен таныган. Сорау алу вакытында ул ике якын кешесенең аңа хыянәт итүен кичерә алмавы турында әйткән.
Фото: aul-uttara.rbsmi.ru
Читайте нас: