+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2021, 17:04

Һәркемгә 5 мең сум бирәләр, имеш

Үзәк Банк хәбәр итүенчә, соңгы берничә көндә илебез кешеләре Русия Банкы исеменнән бик кызыктыргыч тәкъдим ала башлаган. Янәсе, пандемия чорында дәүләт үз гражданнарына ярдәм йөзеннән акча бирәчәк икән. Тик бу ялган мәгълүмат! Аңа ышанып, булган акчагыздан да колак кагуыгыз бар.

Кибер җинаятьчеләр кармагына эләгә күрмәгез!
Русия Банкы бернинди акча да таратмый, ә менә кеше таларга өйрәнгән бәндәләр тагын да кесәләрен калынайтырга булган.
Пандемия чорында гади халыкка ярдәм йөзеннән дәүләт һәркемгә 5000 сум акча бирәчәк, дигән мәгълүматны нәкъ менә җинаятьчеләр уйлап чыгарган һәм, интернет челтәреннән файдаланып, илебезнең барлык тарафларына тарата. Мондый реклама Facebookта чыккан. Анда Русия Банкы символикасы кулланыла.

Гаиләнең һәр әгъзасына вәгъдә ителгән 5000 сумны алу өчен банк картагызның мәгълүматларын кертү таләп ителә. Аларны кертсәгез, картагызга 5000 сум түгел, бер тиен дә күчмәячәк, ә үзегезнең булган барлык акчагыз җинаятьчеләр исәбенә "очачак".
Әлеге вакытта Үзәк Банк ялган мәгълүмат таратучы каракларның эшен туктату әмәлен эзли.

Фото: 1prime.ru
Читайте нас: