+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2021, 11:45

Үсмернең кинәт йөрәге туктаган...

Әнисенең баласын җирләргә килмәве укытучыларны шок хәленә куйган.

Әнисенең баласын җирләргә килмәве укытучыларны шок хәленә куйган.

Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы мәктәпләрнең берсендә 14 яшьлек укучы кинәт вафат булган. Бу хәл турында “Московский комсомолец” хәбәр итә.
Баланың тумыштан йөрәк авыруы булган, әмма бу авыру әлегә кадәр берничек тә үзен сиздермәгән. Укучы хәле юклыкка бер дә зарланмаган, аны нибары физкультура дәресендә артык йөкләнештән азат иткәннәр.

Фаҗига булган көнне малай үзен яхшы хис итә. Тәнәфестә ул сыйныфташлары белән сөйләшеп тора һәм шунда кинәт егылып китә. Үсмергә “ашыгыч ярдәм” чакырталар, тик табиблар аны коткарып кала алмый: бала алар килгәнче үлә.

Малай туганнан алып әтисе, әбисе һәм бабасы белән яши. Аның әнисе баласы тугач та гаиләдән китә һәм улының тормышында катнашмый. Әтисе вафатыннан соң, оныгын әбисе һәм бабасы тәрбияли, әмма алар рәсми опекуннар дип танылмаган, чөнки малайның әнисе ана хокукыннан чикләнмәгән була.
Басма хәбәр иткәнчә, мәктәп җитәкчелеге үсмернең әнисенә шалтырата һәм фаҗига турында хәбәр итә, тик тегесе улын җирләүгә килергә теләк белдерми.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: