Нижневартовск шәһәрендә Башкортстанда туып-үскән хатын 10 яшьлек баласының муенын кискән. Якын арада 38 яшьлек хатынны "кече яшьтәге балага авыр тән җәрәхәте салу" мәддәсе буенча хөкем итәчәкләр, дип хәбәр итә "КП-Югра".
Әлеге хәл 2020 елның 10 сентябрендә булган. Гаепләнүче улына ике тапкыр пычак белән кадый. Сәбәбе - бергә яшәгән ирен көнләү. Ул ир - малайның әтисе. Үз баласына һөҗүмнән соң хатын яшәгән йортларына ут та төртә, әмма соңгы мизгелдә акылына килеп, янгын сүндерүчеләргә шалтыраткан.
Булган хәлдән соң ананы ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Тикшерүчеләр дәлилләрне җыйган һәм эшне хатынның язмышын хәл итәчәк судка тапшырган.
Әлеге хәлнең ничек тәмамланачагы әлегә билгесез. Кызганычка каршы, малайның хәле турында да мәгълүмат юк.