+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2021, 18:07

Җәяү йөрисең килмәсә...

Илебезнең Юстиция һәм Эчке эшләр министрлыклары Административ хокук бозулар кодексында тәртипсез водительләр өчен җәза чараларын катырак куярга ниятли. Аныграк итеп әйткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өч тапкыр тупас бозучылар водитель таныклыгыннан 1,5 елга колак кагарга мөмкин.

Документка ярашлы, водитель бер ел эчендә өч тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозса, ел ярымга таныклыгыннан колак кагачак. Мисал өчен, тиешле тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырган, каршы полосага чыккан, светофорның кызыл утына туктамаган һәм башка тупас тәртип бозулар теркәлгән очракта, ел ярымга җәяүле статусында каласың.

Моннан тыш, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырып, 16 яшькә кадәрге балаларны йөрткән өчен дә водительләргә җәза катылана. Мондый хокук бозу өчен 50 мең сум штраф түләтергә, яки таныклыктан өч елга мәхрүм калдырырга мөмкиннәр.

ОСАГО полисыннан башка йөрүче водительләргә исә тәүлегенә 800 сум штраф салыначак.

Административ хокук бозуларның яңа кодексы 2021 елның гыйнварда ук гамәлгә керергә тиеш иде, тик пандемия аркасында бу вакыйга бераз соңрак булачак.

Фото: lenta.ru
Читайте нас: