+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2014, 03:00

Сыйфатлы белем нигезе — заманча шартлар

Әлшәй районы укытучылары тармактагы үзгәрешләрнең уңай нәтиҗә бирүен билгели.Соңгы елларда мәгариф системасына яңалыклар әледән-әле кертелеп кенә тора. Бу үзгәрешләр балалар бакчаларындагы сабыйлардан алып, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр кагыла. Авыл мәктәпләре мондый кискен үзгәрешләргә әзерме? Бүген алар үзләрен ничек тоя? Әлшәй районы хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Айдар Солтангулов белән шул хакта сөйләштек.

— Айдар Тимерханович, Әлшәй укучылары яңа уку елын нинди кәеф белән башлады?
— Безнең укучылар һәр яңа уку елын сөенеп көтә. 1 сентябрь — Белем көне укучылар, укытучылар гына түгел, ата-аналар өчен дә зур бәй­рәмгә әверелә. Быел да балаларны елдагыча тирә-ягы җыештырылган, ихатасында чәчкә түтәлләре, тәртип булган якты, җылы мәктәпләр каршы алды. Районда 15 — урта, 9 — төп гомуми белем бирү, бер баш­лангыч мәктәп бар. Безнең мәгариф системасында өстәмә белем бирү учреждение­лә­ренең уңышлы эшләвен аерым билгеләргә кирәк. Боларга рай­онның Пионерлар һәм укучылар йорты, балалар һәм үс­мерләр өчен Раевка спорт, сәнгать һәм ат спорты мәк­тәп­ләре керә. Бүгенге көндә 517 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә.

— Мәктәпләрне уку елына әзер­ләү, ремонтлау өчен зур акча таләп ителә. Бу юнә­лештә нинди эшләр башкарылды?
— Балалар заман таләп­лә­ренә туры килгән биналарда белем алсын өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында барлык эшләр үз вакытында башкарылды. Район мәгариф учреж­де­ние­ләрен яңа уку елына әзерләү җәй буена Әлшәй районы хакимиятенең һәм мәгариф бүлегенең игътибар үзәгендә торды. Республика һәм урындагы бюд­жеттан бүленгән 6,5 миллион сум исәбеннән мәк­тәпләрдә капиталь ремонт эшләре үткәрелде. Атап әйт­кәндә: Аксен урта мәктәбенең түбәсе ябылды, са­нитария таләпләренә туры килүче за­манча тәрәзәләр куелды, Түбән Әврез урта мәктәбенең, шулай ук, түбәсе яңартылды, Нигъ­мәтулла, Мәндән мәктәп аш­ха­нәләрендә, Шафран һәм Кып­чак-Әскар урта мәктәп­ләрендә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Әйтергә кирәк, районның барлык мә­гариф учреждениеләре яңа уку елына зур әзерлек белән аяк басты.
Читайте нас: