+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2014, 13:43

Әлшәйдә сабыйлар бәхетле!

Республикада мәктәпкәчә белем бирү системасында барган үзгәрешләр яшь гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче сабыйларның тормышын яхшыртуга зур йогынты ясый. Соңгы өч елда балалар бакчасына чират 50 меңнән 14 меңгә кадәр кимеде. Агымдагы елда янә 11 мең урын булдыру каралган. Ил һәм республика җитәкчелеге 3-7 яшьлек балаларның барысын да 2015 ел азагына кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртү мөмкинлеге белән тәэмин итү бурычы куйган иде. Бу максатта Әлшәй районында байтак эш башкарылып, балалар бакчаларына чират бөтенләй бетерелде.

Республикада мәктәпкәчә белем бирү системасында барган үзгәрешләр яшь гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче сабыйларның тормышын яхшыртуга зур йогынты ясый. Соңгы өч елда балалар бакчасына чират 50 меңнән 14 меңгә кадәр кимеде. Агымдагы елда янә 11 мең урын булдыру каралган. Ил һәм республика җитәкчелеге 3-7 яшьлек балаларның барысын да 2015 ел азагына кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртү мөмкинлеге белән тәэмин итү бурычы куйган иде. Бу максатта Әлшәй районында байтак эш башкарылып, балалар бакчаларына чират бөтенләй бетерелде.
Быел мартта Раевка авылында 105 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылу, сабыйларга урын җитмәү мәсьәләсен хәл итү белән бергә, 25 кешене эш белән дә тәэмин иткән. Мәктәпкәчә белем бирүне модернизацияләү программасы кысаларында федераль бюджеттан бирелгән 12 миллион 300 мең сумга буш торган ике катлы элекке тулай торак балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Урындагы бюджеттан бү­ленгән 1 миллион 544 мең сумга җиһаз­лан­дырылган һәм ихатасында уен мәй­данчыклары булдырылган бу бакча шәһәр­некеннән бер дә ким күренми.
Без килгәндә сабыйлар яңа гына көндезге йокыдан торып, кыстыбый белән тәмләп чәй эчәләр иде. Өйдәгедәй тәм­ле ризык, якты, иркен бүлмәләр, күңел җы­лысын мул итеп өләшүче ягымлы тәрбия­челәр — бала үзен бәхетле тойсын өчен барлык шартлар ту­дырыл­ган биредә. Нәниләрнең уен һәм йокы бүлмәләре, чише­нү, юыну урыннары аерым, тәр­бияче ярдәм­чесенең дә заманча җиһаз­ланды­рылган үз бүлмәсе булу күпләрне көнләш­терерлек. Яңалыкка омтылучы 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең бар яклап үсешенә генә түгел, сәламәтлегенә дә ныклы игътибар бирелә.
— Безнең балалар бакчасы яңарак ачылуга карамастан, үз эшенә җаваплы караучы, тату коллектив тупланып өлгерде. Үзебездә өлкән шәфкать туташы, психолог, логопед, музыка, физкультура буенча белгечләр бар. Хезмәткәрләрнең 82 проценты югары белемле, өчесе югары категориягә ия. Бакчадагы һәр дүрт төркемдә 25-26 бала тәрбияләнә. Әлбәттә, уңай шартлары булган, заманча җиһаз­ландырылган бакчабызга ата-аналар да балаларын бик теләп китерә. Безнең тәрбия­ләнүчеләр һәрвакыт республика җитәкчелеге һәм район хакимияте ярдәмен тоеп яши. Әле менә республика бюджетыннан 150 мең сум бүленде. Аңа уенчыклар, танып-белүгә ярдәм итүче, баланы рухи яктан үстерүче уеннар алырга җыенабыз, — ди балалар бакчасы мөдире Эльвира Газиева.
Әйтергә кирәк, Әлшәй районының Сарай авылында туып-үскән Эльвира Муса кызы үзе дә белгечлеге буенча педагог-психолог. 20 ел эш тәҗрибәсе булган педагог сабыйларның гына түгел, кул астында эшләүче хезмәткәр­ләрнең дә күңеленә юл таба белә, аларның якын дустына, киңәш­чесенә, фикердәшенә әйләнгән. Бала психологиясе үзенчәлекләрен яхшы аңлаучы җитәкче, хезмәт юлын тәрбияче булып башлаганга күрәме, бүген үз вазыйфасына үтә дә җаваплы карап, барлык күңелен биреп башкара.
Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Наталья Степанова да әлеге балалар бакчасы эшен, алар алып барган тәрбия һәм белем бирү юнәлешен уңай билгеләде.
Районда мәктәпкәчә белем бирү юнәле­шендә барлыгы 26 учреждение эшли. Раев­каның үзендә генә дә җиде балалар бакчасы бар. Узган уку елында сабыйлар өчен 290 урын булдырылды. Яңавыл бистәсендә — 105, Идрис авылында 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, район үзәгендәге 6нчы, Шафран авылындагы бакчаларда 25әр өстәмә урын ачылды, — ди Наталья Николаевна.
Шунысы мөһим: әлеге балалар бакчасы­ның тагын бер үзенчәлеге бар — биредә сабыйлар өчен түләүсез түгәрәкләр эшли. Бала­лар монда театр дөньясына, тикшеренү эшләренә, оригами осталыгына, җыр-биюгә һәм башка шөгыльләргә бушлай өйрәнә ала. Мәктәпкә әзерләү төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен интерактив такта һәм башка укыту җиһазлары булу да бу коллективның заман белән бергә атлавын күрсәтә. Әлбәттә, тәрбиячеләр салган тырышлык бушка булмас, сабыйлар мәктәпкә китү белән беренче уңыш­ларын күрсәтә дә башлар. Әлеге бакчада тәрбияләнүчеләрнең киләчәге дә шундый якты, матур һәм бәхетле булсын иде.
Читайте нас: