+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2014, 03:00

Нәсел агачының тамырлары — гаиләдә

Соңгы елларда авыл тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү күркәм традициягә әверелде. Һәр яңа башлангычның үзәген-дә кайнаучы укытучылар да әлеге бик әһәмиятле эштән читтә калмый, әлбәттә. Үсеп килүче буынны халыкның тарихи үткәне, ата-бабалар мирасы белән таныштыру, рухи кыйммәтләрне, гореф-гадәт-ләрне сакларга өйрәтү — укыту һәм тәр-бия эшенә алынган һәр педагогның изге бурычы. Шуңа да республикабызның белем бирү учреждениеләрендә мондый күркәм чаралар әледән-әле оештырылып тора. Күптән түгел Уфа районының Алексеевка гомуми белем бирү мәктәбендә дә Шәҗәрә бәйрәме узды. Зур әзерлек белән оештырылган әлеге чарага, укучыларның әти-әниләре, картәти-картәниләреннән тыш, Уфа районы мәктәпләреннән туган телләр укытучылары да чакырылган иде.

Читайте нас: