Республиканың сигез медицина колледжында бүген 6 меңнән артык кеше белем ала. Аларның 136сы тик яхшы билгеләренә генә укый. Арада Русия күләмендәге конкурсларда катнашып, җиңү яулаучылар да бар.
— Сәламәтлек саклау системасының үсеше тармакның төп ресурсын тәшкил итүче медицина һәм фармацевтика кадрларының әзерлек сыйфатына һәм аларның һөнәри дәрәҗәсенә бәйле, — диде сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров. — Республикада югары һәм урта медицина һәм фармацевтика белеменә ия хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, аларны әзерләүгә игътибар елдан-ел арта. Урта медицина персоналының белемен камилләштерү буенча күпбаскычлы әзерлек системасы булдырылган. Медицина колледжлары ел саен 1500 белгеч әзерләп чыгара.
Министр кулыннан премия алучылар арасында Уфа медицина колледжыннан Рита Мирсаяпова, Туймазы һәм Бөре колледжларыннан Лилия Минһаҗева белән Илфат Йосыпов та бар иде. Илфат — чыгарылыш курс талибы. Тумышы белән Караидел районы егете. Колледжда теорияне үзләштереп, “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә практика үткәндә хәлиткеч вакытта Илфат югалып калмый. Инсульт кичергән авыруның хәлен тиз арада аңлап өлгерә һәм тәүге секундларда ук ярдәмгә килә. Беренче ярдәмне югары профессиональ дәрәҗәдә күрсәтә һәм кешенең гомерен саклап кала.
Медицина колледжлары тармакка дәвалау, акушерлык, фармацевтика, лаборатор диагностика, массаж буенча белгеч кадрлар һәм шәфкать туташлары әзерли. Колледжларда белем бирү системасы заманча технологияләргә корылган. Уку йортлары профессионаллардан торган педагоглар коллективы белән тәэмин ителгән. Яхшы матди-техник база һәм инновацион технологияләр заманча белем бирергә ярдәм итә. Бүгенге көндә һәр колледжда практика үтү өчен махсус үзәкләр оештырылган. Алар электрон тренажерлар, IТ-технологияләр, Wi-Fi зоналар белән җиһазландырылган һәм электрон китапханәләр белән тәэмин ителә. Мәртәбәле премиянең талибларга укуда тагын да зуррак уңышларга ирешергә ярдәм итәчәгенә шик юк.