Мин — авыл малае. Тәтешле районында тудым. Шәһәр җирендә үссәм дә, һәр җәем Татарстанның Сарман районында гомер буе колхозда эшләгән әби-бабамда һәм Баш-кортстанның Тәтешле районы Кодаш авылында олы яшьтә дә зур хуҗалык тотучы нәнәй-картәтидә узды. Шулай булгач, авыл тормышы: бакча, бал кортлары карау, басу-кыр эшләре, мал көтү мәшәкатьләре миңа ят түгел.
Мин — авыл малае. Һәм беркайчан да авыл тормышына битараф булмадым. Шуңа күрә дә туган районымнан махсус юллама алып, Башкортстан дәүләт аграр университетына укырга керүем очраклы түгел. Ләкин, элекке кебек, юллама тотып килгән һәр кеше бюджет бүлеге студенты була алмады. Быел, мәсәлән, икътисад факультетына юллама белән килгән 40 абитуриентка бер генә бюджет урыны каралган иде.
Ни өчен икътисад факультетын сайладың, дисезме? Чөнки бүген шактый какшаган һәм күп проблемалары булган аграр тармак белән дөрес идарә итә белергә кирәк. Аграр тармак икътисадчысы җирдән дөрес файдаланып, тиешле керемне ала белергә тиеш. Ул авыл хуҗалыгының бөтен тармакларын яхшы белергә бурычлы.