+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 октябрь 2014, 22:54

Педагогның хезмәт нәтиҗәсе — укучының төпле белеме

Балалар һәрвакыт игътибар таләп итә, дибез. Туктаусыз мәгълүмат агышы чорында яңа технология-ләр ярдәмендә белем алучы, Интернет челтәрендә иркен “йөзүче” мәктәп укучысы бүген әллә ни игътибар таләп итмәскә дә тиеш кебек. Укыту системасына кертелгән үзгәрешләр дә үзаллы фикерли һәм мөстә-кыйль эшли белүче укучылар тәрбияләүне максат итеп куя. Тик нинди генә яңалыклар кертелмәсен, баланы шәхес итеп тәрбияләү, аңа аң-белем бирү, табигый сәләтен үстерү укытучы иңнәренә салынган. Бигрәк тә хәзерге заман баласына белем бирү өчен укытучы төпле акыллы, тирән гыйлемле, зыялы булырга, заман белән бергә атларга тиеш. Әлшәй районы мәктәпләрендә булганда нәкъ шундый педагоглар белән танышырга мөмкинлек туды.

— Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр белән эш итә белү компьютерны төрле максатта куллану мөмкинлеге бирә. Дәрестә презентацияләр күрсәтү, проектлар эшләү, укыту-методик материалларның төрлесен әзерләү, укучыларны кирәкле мәгълүмат табарга, терминнарны дөрес кулланырга, иҗади һәм тик­шеренү эшлә-ренә өйрәтү өчен дә заманча электрон чаралар ярдәмгә килә, — ди Никифар мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Люция Абдуллина.
25 ел эш тәҗрибәсе булган югары категорияле педагог үзе белем биргән укучыларны гына түгел, райондагы башка мәктәп укытучыларын да заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтүче белгеч булып тора. Ул үткәргән ачык дәресләрдә, фәнни-гамәли конференция­ләрдә ясаган чыгышларында, семинарларда күрсәткән осталык сәгатьләрендә информатика укытучылары үзләре өчен бай мәгълүмат туплый, тәҗ-рибә ала. Люция Тәбрис кызы үзенең һөнәри осталыгын арттыру өстендә даими эшли. Иң мөһиме, ул үз казанында гына кайнамый, ә туплаган мәгъ-лүматны, эш тәҗрибәсен Интернет челтәре аша да башкаларга җиткерә. Информатика укытучылары, бу фән белән кызыксынучы укучылар һәм ата-аналар өчен ул махсус сайт булдырган. Анда дәрестә, сыйныф сәгатьләрендә, дәрес­тән тыш чараларда, БДИга әзер-ләнгән чорда куллану өчен файдалы материаллар табарга була. Һәр педагогның хезмәт нәтиҗәсе укучыларының ныклы белемендә, укуда ирешкән уңышларында, предметка булган карашында беленә. Бу яклап та Люция Тәбрис кызы мактауга лаек: бүгенге көндә өч укучысы югары уку йортында информатика белгечлеге буенча белем ала. 2010 елда Бөтенрусия конкурсында 2нче урын яулаган укучысы Йолдыз Абдуллина, информатика буенча БДИны 94 баллга тапшырып, Уфа дәүләт авиация техник университетына укырга кергән. Узган уку елында да аның укучылары халыкара конкурсларда җиңүче булган, фәнни-гамәли конференциядә I дәрәҗә диплом белән бүләк­ләнгән. Агымдагы уку елында электрон белем бирү буенча Никифар мәктәбенең зонада база мәктәбе итеп билгеләнүе дә Люция Абдуллинаның еллар дәвамында алдынгы педагог буларак яулаган исемнә­ренең, ирешкән уңышларының бер чагылышы ул.
Әйтергә кирәк, өлкән буын укытучыларына укыту процессында инновацион технология­ләрне куллану җиңел бирелми. Шулай да педагоглар заман белән бергә атларга тиеш. Нәкъ менә әлеге мәктәптә 39 ел дәвамында укучыларга белем бирүче Зөмәрә Сафиуллина кебек. Югары категорияле педагог химия һәм математика фәннәрен укыта. 2010 елда Мәгарифне үстерү институтында математика укытуда мәгъ-лүмати-коммуникатив техно-логияләр куллану буенча белемен камилләштергән. Тәҗри-бәле укытучы соңгы биш елда гына 9 медалист әзерләп чыгарган. Бүген аның 4 укучысы югары уку йортларының математика факультетында белем ала, ә 5есе Уфа дәүләт авиация техник университетында укый.
— Дүрт ел рәттән укучыларым математика буенча район олимпиадасында алдынгы урыннар яулый. БДИ нәтиҗәлә­ре буенча да районда иң югары күрсәткеч бездә. Имтиханга әзерлек барышында яңа технологияләр ярдәмгә килә, дистанцион эшләүне актив кулланабыз. Тик әлегә кабинетларда проекторлар җитешеп бетми, шунысы бераз кыенлык тудыра, — ди Зөмәрә Миңне-гали кызы.
Балаларны туган тел сер­лә­ренә төшендерүче Гөлназ Вәлишина, урыс теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Эльза Вәлишина, биология һәм химия укытучысы Әлфия Абдуллина, география укытучысы Тәнзилә Миркаева — үз педагогик концепциясен һәм технологиясен булдырып эш-ләүче тәҗрибәле педагоглар. Һөнә­ренә тугры булган белгеч-ләр Никифар мәктәбендә укыту һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуга зур көч сала. Алар-ның укучылары район олимпиадаларында алдынгы урыннар яулый, фәнни-тикшеренү кон­ференцияләрендә катнашып, үз хезмәтләрен яклый.
Республика Президенты укытучыларның август киңәш­мә­сендә мәгариф өлкәсендәге уңышларны һәм киләчәккә бурычлар билгеләп, тармактагы төп таяныч — укытучыларның һөнәри осталыгында булуын ассызыклады. Әлшәй районы­ның Никифар мәктәбендә хез-мәт салучы педагоглар, куелган бурычларны намус белән үтәп, аң-белемле, сәләтле укучылар тәрбияләячәгенә шик юк.
Читайте нас: