+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 ноябрь 2014, 22:02

Патшалыкның кануннарын бозмаска тантаналы ант итәм!”

Нефтекама шәһәрендәге 1нче лицей – шәһәрнең иң абруйлы уку йортларының берсе. Ул инновацион уку программаларын кертүче гомуми белем бирү учреждениеләре арасында үткән Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты. Биредә өлгереш, белем дәрәҗәсе буенча иң югары күрсәткечләр, мәктәпне медальгә тәмамлаучыларның да күбесе шушы уку йортыннан. Бу юктан гына түгел, лицей алтынчы сыйныфтан соң шәһәр мәктәпләре укучыларын биредә укырга имтиханнар нигезендә кабул итә. Тугызынчы сыйныфтан соң алар укуны профильле сыйныфларда дәвам итә, лицейда физика-математика, химия-биология, социаль-икътисади, мәгълүмати технологияләр буенча сыйныфлар туплана.Үз тарихында лицей укучылары Бөтенрусия, республика бәйгеләрендә бик күп җиңүләр яулады, аны тәмамлаучылар илнең иң абруйлы уку йортларына укырга керә.

Лицейда матур традицияләр яши. Биредә Фән Патшасы һәм Патшабикәсе идарә итә. Аларны исә иң яхшы укучылар арасыннан сайлап куялар. Фән Патшасы исемен йөртү – зур горурлык.
Уку йортында иң матур тради­цияләрнең берсе — лицейчылар сафына алу. Үзләрен бер ел дә­вамында укуда, җәмәгать тор­мышында уңай яктан гына күрсәт­кән укучылар сигезенче сыйныфка күчкәч бу сафка алына. Аларга махсус күкрәк билгесе тапшырыла. Әмма үзеңнең лицейда укырга лаек икәнлегеңне дәлил­ләргә туры киләчәк. Шуңа да бу көнне сигезенче сыйныфлар арасында зур бәйге оештырыла. Әлеге чара Русиядә иң беренче лицей ачылуга багышлап, октябрь­дә үткәрелә. Билгеле булуынча, анда бөек шагыйрь Александр Пушкин укыган. Нефтекама лицее да Санкт-Петербург лицееның бик күп матур йола-традицияләрен үзенә алган. Әлеге бәйрәмдә укучылар Александр Пушкинның берәр әсәрен сәнгать­ле итеп укырга, әкиятен сәхнә­ләштерергә, аның әсәрләренә иллюстрация ясарга, белем буенча көч сынашырга, вальс биергә, “визитка” күрсәтергә тиеш.
Быел да лицейда зур бәйрәм үтте. Сигезенче сыйныф укучылары әлеге чарага укытучылары, әти-әниләре белән берлектә әзерләнде һәм, әйтергә кирәк, аларның чыгышлары искиткеч югары дәрәҗәдә иде. “Сәнгатьле сүз” бәйгесенә күбесе “Евгений Онегин” әсәреннән өзекләр укыды, кызлар-ның һәрберсе Пушкин әсәреннән бирегә килеп чыккан Татьянаны хә­терләтә иде. Шулай да 8 “А” сыйныфыннан Радмила Яхинага тиңнәр булмады. Ә инде әкиятләр олы бер тамашага әверелде. Һәр чыгыш җыр-бию белән озатылып барды, һәр укучы югары артистлык осталыгына ия иде. Әйтерсең лә яңа гына зур сәхнәдән төшкәннәр! Әйтик, 8 “А” сыйныфы — “Руслан һәм Людмила” әкиятен, “Б”лар — “Очучы кораб”, “В” сыйныфы — “Чуртан әмере буенча” халык әкиятен, “Г” исә “Алтын Әтәч турында” әкиятен күрсәтте. Бу бирем­дә “А” сыйныфы җиңеп чыкты.
Рәссам осталыгына көч сынашкан укучыларның берсен дә аерып алып мактарлык түгел иде — һәрберсенең картинасы шундый зур осталык белән башкарылган ки, бүгеннән күргәзмәгә чыгарырлык, шуңа барысына да тигез балл куелды.
— Элек һәр лицейчы җиде төрле бию башкара белергә тиеш булган, шуларның берсе — вальс, ул — иң матур һәм нәзакәтле бию­ләрнең берсе. Шуңа да без вальс башкаручылар бәйгесе үткәрәбез, — диде алып баручылар.
Һәм менә берсеннән-берсе матур һәм купшы дүрт пар сәхнәгә чыкты. Алар җиңел генә сәхнәдә әйләнеп, тамашачыларның көчле алкышларын яулады. Әлеге бәй­гедә ике пар — Алия Гыйлемхано­ва белән Артур Таҗитов һәм Фә­нилә Гафурҗанова белән Арсений Зотов җиңеп чыкты.
Соңгы бирем “визитка” күрсәтү иде. Һәр сыйныф җырлар, биюләр, сценкалар, үзаллы төшергән клип, сюжетлар аша үзләре белән таныштырды.
— Мин безгә елдан-ел сәләт­лерәк, яхшырак укучылар килүенә инана барам. Алар сәхнәдә дә үзләрен күрсәтә белә, техник яктан да алга киткән. Әлеге чарада алар үзләренең “лицейчы” исемен йөртергә лаек булганлыгын исбат итә алды, без аларны үзебезнең сафларга алабыз һәм, зур ышаныч күрсәтеп, бу исемне һәм күкрәк билгеләрен тапшырабыз, — ди лицей директоры Вячеслав Гәрәев.
Биредә әлеге традиция инде 23 ел дәвам итә. “Лицейчы” исемен алу өчен көрәшү укучыларда зур җаваплылык хисе уята, алар бу исемгә, уку йортына тап төшер­мәскә, укытучыларының йөзен кызартмаска тырыша, чөнки алар Лицей законнары буенча яшәргә ант бирә.
Алай гынамы әле?! Биредә укытучыларны да “болай гына” эшкә алмыйлар, алар да үзләре­нең лицейчыларны укытырга хаклы икәнлеген расларга тиеш. Лицей законнарын бозмаска алар да ант бирә, ә законнарның берсе “башта — яратырга, аннан укытырга” дигән таләптән гыйбарәт. Ягъни баланың белем дәрәҗәсе, милләте, дине, инанулары нинди булуга карамастан, укытучы аны тәүдә яратырга, аннан соң гына укытырга тиеш! Танылган чех педагогы Ян Коменскийның бу сүзләрен эш девизы итеп алган укытучылар коллективы, әлбәттә, соклану уята.
Менә шундый ул 1нче лицей. Биредә белем дәрәҗәсен күтәрү өчен укытучылар коллективы кулдан килгәннең барысын да эшли. Әйткәндәй, укытучылар арасында “Русия мәгарифе отличнигы”, “Башкортстан мәгарифе отличнигы” исемен йөртүчеләр күп, берничә педагог “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә ия.
Килешәсездер, традицияләр яшәгән җирдә — шәһәрләрдәме ул, хезмәт коллективларындамы, яки аерым бер халыктамы — матур күренешләр, яхшылыклар буыннан-буынга күчеп яши, югалмый. Әлеге уку йортының да махсус язылган үз гимны, үз йолалары, үз законнары, символикасы бар. Һәр чара әлеге гимнны башкарудан башлана, укучылар, аягүрә басып, Фән Патшасын һәм Патша­бикәсен каршылый, укуга, белемгә хөрмәт нәкъ шушындый мизгел­ләр­дә, минутларда тәрбияләнә дә инде. Лицейда укуга карата кызыксыну, хөрмәт уята беләләр. Һәм инде, әлбәттә, лицей законна­ры буенча — һәр укучыны яраталар!
Читайте нас: