+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 ноябрь 2014, 21:07

Балалар бакчасыннан башлана

Мәктәпкәчә учреждениеләр челтәре киңәя.Районның мәгариф челтәре мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта, өстәмә һәм һөнәри белем бирү программалары буенча эшләүче 43 белем бирү оешмасын берләштерә. Мәктәпкәчә учреждениеләр исә 23 балалар бакчасыннан һәм мәктәпләрдә оештырылган 5 төркемнән тора. Әлеге вакытта аларга 2430 бала йөри. Соңгы елларда төзелешне киң җәелдерү һәм эчке мөмкинлекләрне файдалану нәтиҗәсендә балалар бакчаларына чират сизелерлек кимеде.

— Бу юнәлештәге тәүге адымнарның берсе итеп, былтыр район үзәгендә ачылган яңа “Аленушка” балалар бакчасын билгеләргә кирәк, — ди район мәгариф бүлеге хезмәткәре Нурия Аллагулова. — 110 балага исәпләнгән заманча бина анда тудырылган уңайлы шартлар буенча хәзерге таләпләргә тулысынча җавап бирә. “Шикәр заводы” бистәсендә урнашкан, шулай ук 110 урынлы “Кояшкай” балалар бакчасы үз билгеләнешенә хезмәт итә башлады. “Каенкай” балалар бакчасында 40 урынлык яңа корпус ачылды. Моңа өстәп, Әри һәм Ярми авыллары мәктәпләре балалар бакчасы итеп җайлаштырылды. Дүрт мәктәптә мәктәпкәчә биш төркем эшли башлады. Алкино-2 поселогында 160 урынлык яңа бакча төзелә. Әлеге вакытта районда балалар бакчасына мохтаҗлар 160 исәпләнә, димәк, бер-ике елда проблема көн үзәгеннән алыначак.
Чишмә поселогына якын гына урнашкан Ярми авылы мәктәбен балалар бакчасы итеп үзгәртү үзен тулысынча аклаган. Аның мөдире, егерме елдан артык укытучы булып эшләгән Резеда Хафизова кыска гына вакытта биредә эшчән һәм тырыш коллектив туплаган. Анда штат буенча барлык белгечләр бар, хәтта логопед хезмәте дә күрсәтелә.
— Без район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә зур рәхмәтле, — ди Резеда Җәүдәт кызы. — Коллективта 20 кеше эшли. Тәрбиячеләрдән Елена Ваһапова һәм Лариса Хәйфуллинаның, шәфкать туташы Рита Рәхмәтуллинаның намуслы хезмәтен аерым билгелисе килә. Элекке укытучы буларак, шуны да әйтер идем: кече яшьтәге балалар белән эшләү зур түземлек һәм һөнәри осталык сорый. Коллективтагы һәр хезмәткәр моңа омтыла да.
Ярми “Йәйгор” балалар бакчасында дүрт төр-кемдә 82 бала тәрбияләнә, аларның һәркайсы җылы караш, игътибарлы мөгамәлә белән уратып алынган.
Мәктәпкәчә учреждениеләр челтәре даими игътибар үзәгендә. Агымдагы елда республика һәм район бюджетлары акчасына Алкино-2 авылындагы “Әкият” бакчасына капиталь ремонт үткәрелгән, атап әйткәндә, ашханә, яшелчә саклагыч яңартылган, тәрәзәләр алыштырылган. Ремонттан соң поселоктагы “Светлячок”, Чишмә авылындагы “Малыш” балалар бакчалары да яңа төс алып, халыкка хезмәт итә.
Читайте нас: