+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 декабрь 2014, 23:03

Бала күңеленә изгелек аша

“Коррекцион педагог-2014” конкурсына йомгак ясалды.Республикада укытучыларны берләштерүче, яңадан-яңа исемнәр ачучы “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы һәм аның “Башкорт теле һәм әдәбияты”, “Урыс теле һәм әдәбияты”, “Татар теле һәм әдәбияты” бәйгеләре белән тулыландырып үткәрелүе күптән инде матур традициягә әверелде. Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “Коррекцион педагог-2014” һөнәри осталык конкурсы исә әлеге дәрәҗәле бәйгенең дәвамы булып тора.

Быел икенче тапкыр оештырылган конкурста “Ел укытучысы-2014” һәм “Ел тәрбиячесе-2014” җиңүчеләре бил­геләнде. Һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасы башкаланың Яшьләр театрында үтте. Ул көнне педагогларның шатлыгын уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар белән бергә хез­мәттәшләре, балалар һәм әти-әниләр дә килгән иде. Алар арасында Паралимпия уеннары чемпионы, Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Ирек Зариповның да булуы бәйрәмдә катнашучыларга дулкынлану хисләре өстәде.
Бу үзенчәлекле бәйгедә катнашучы укытучылар һәм тәрбиячеләр гади педагоглар түгел, алар — үзләре тәрбия һәм белем биргән авыру балаларның күңеленә юл таба белүче һөнәр осталары. Шуңа да әлеге конкурста аларның төп бурычы үзенчәлекле педагогик табышларын, балаларга белем һәм тәрбия бирүнең традицион булмаган алымнарын, коммуникатив һәм педагогик импровизацияләргә сәләтен күрсәтү иде.
— “Коррекцион педагог-2014” конкурсы ике этапта үтте. Зона этабында катнашучы тәрбиячеләр һәм укытучылар портфолиоларын тәкъдим итте, эш алымнары белән таныштырды. Республика конкур­сының “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” номинацияләренә җидешәр педагог сайлап алынды. Алар башкалада ике көн дәвам иткән бәйгедә үзләренең визит карточкасын, “Һөнәри уңыш формуласы” дигән слайд-фильмнар күрсәтте, четерекле педагогик ситуацияләрне хәл итте, һәм иҗади конкурста көч сынашты, — ди Мәгариф министрлыгының махсус белем бирү бүлеге баш белгеч-эксперты Любовь Еремеева.
Чыннан да, әлеге конкурска үз һөнәренә тугры, сабыр холыклы, авыру балалар психологиясен аңлый белүче укытучылар һәм тәрбиячеләр җыелган иде. Уфа, Стәр­летамак, Октябрьский, Илеш, Яңавыл, Нефтекама, Сибай, Салават, Ермолаево махсус коррекцион мәктәп-интернатлары педагоглары быел аеруча актив катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Уфаның 92нче махсус коррекцион мәктәп-интернатыннан Анжелика Зотова — “Ел тәрбиячесе-2014”, Нефтекама махсус коррекцион мәктәп-интернат педагогы Гөлнара Алексеева “Ел укытучысы-2014” исеменә лаек булдылар. Быел бәйгедә ир-егет педагогларның да көч сынашуы аның бер үзенчәлеге булып тора. Бөре коррекцион мәктәп-интернаты укытучысы Сергей Самойловның һөнәри осталыгы аерым билгеләнеп, махсус призга лаек булды.
Шулай ук, “Коррекцион педагог-2014” һөнәри осталык конкурсында төрле номина­цияләрдә җиңүчеләр дипломнар, призлар белән бүләкләнде.
Күпләр дулкынланып көтеп алган үзенчәлекле конкурста республиканың махсус коррекцион белем бирү учреж­дениеләрендә эшләүче талантлы педагоглар ачыкланды, алар бу вакыт эчендә тәҗрибә уртаклашып та, үзләрен күрсәтеп тә, якын дуслар табып та өлгерде. Бәйрәм кәефе белән алар янә тәрбияләнүчеләре янына юлланды.
Читайте нас: