+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар 2015, 22:02

Республикада бердәнбер

Быелгы уку елында Красный Ключ авылында ачылган заманча мәктәптә хәтта өлкәннәрнең дә яңадан балачакка кайтып укыйсы килер.

Мәктәп директоры Николай Черепанов мәктәп белән таныштырганда соклануыбызны яшер­мәдек. Укыту кабинетында булдык. Бүлмә эчендә берничә пыяла кабина — һәр бала бер-берсеннән аерым утыра. Лингафон корылмасы ярдәмендә укучы укытучы белән индивидуаль рәвештә эшли һәм бала, калганнарга комачауламыйча, сыйныфташы белән әңгәмәгә керә ала. Бүгенге көндә әлеге ысул телләрне өйрәнү өчен иң нәтиҗәлесе булып исәпләнә.
Мәктәптә хезмәт дәресләре дә кызыклы үтә. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Егетләр өстәл-утыргычлар, көрәкләр ясый. Ә кызлар исә тегү серләренә төшенә. Тегү машинасы һәр укучыга каралган. Күргәзмәдә аларның тәүге хезмәт җимешләре белән танышырга була. Һичшиксез, республиканың булачак модельерлары нәкъ Красный Ключ авылында белем ала. Хезмәт кабинетының аш-су бүлмәсе дә бар. Анда кызлар пешеренергә генә түгел, матур табын әзерләү серләренә дә төшенә.
Билгеле, дәресләрдә күп мәгълүмат үзләштерергә кирәк. Кайчак бер фәннән икенчесенә “күчү” авыррак. Моның өчен махсус ял бүлмәсе бар. Уңайлы һәм матур җиһаз­ландырылган кабинетта талгын музыка уйный, зур аквариумда алтын балыклар йөзә. Биредәге 5 минут ял әллә күпмегә тиң! Ә тәнәфесне интеллектуаль уеннарга багышларга яратучылар өчен шахмат уйнау мөмкинлеге бар.
Физкультура дәресләре бик “кызу” үтә! Мәктәпнең чаңгы базасы көчле. Кар яву белән дәресләр саф һавада уза. Биредә балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә спортка битараф түгел. Алар өчен волейбол түгәрәге эшли.
Әйтергә кирәк, төрле фән­нәрдән район, республика олимпиадаларында да әлеге мәктәп укучыларының күр­сәткече югары. Бүгенгә мондый заманча мәктәп — республикада бердәнбер, әмма килә­чәктә әлеге проект буенча тагын берничәне төзү каралган.
Читайте нас: