Әйе, ул чын мәгънәсендә тормышны ярата: дөньяны, туган җире табигатен, уңган кешеләрен мактап, аларга дан җырлый. Башкаларны сокландырырлык шигъри моңны, уйлата да, елата да алырлык хис ташкынын каян алган соң Фәнә Әнвәр кызы?
Татар Мәнәвезе авылында туып-үскән Фәнә кечкенәдән әнисе Зиһеннурның моңлы җырларын, әтисе Әнвәрнең кичләрен сыздырып тальянда уйнавын ишетеп үсә. Сугыш чорында кичергән кайгы-хәсрәтләре, әтисенең яу кырында һәлак булуы аның сизгер йөрәгенә бетмәс-төкәнмәс сагыш сала. Мәктәп елларында да, БДУның филология факультетында белем алганда да, Илешкә кайтып, өч дистә елдан артык 2нче Югары Яркәй урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укытканда да сәнгать дөньясыннан аерылмый ул. Фәнә Минһаҗеваның соңгы елларда шигъри сәләте дә ачыла бара. Ул, ак кәгазь битенә энҗе юллар тезеп, үзен борчыган сорауларга җавап эзли, аның кешеләргә әйтер сүзе бар. Район гәзите “Маяк”та басылган эчтәлекле мәкаләләр, уйландыра торган шигырьләр авторы 2014 елда гәзитнең “Ел лауреаты” булды.
Туган авылына мөкиббән гашыйк булып, хисле шигырьләр иҗат итүчене авылдашлары бик тә хөрмәт итә икән. Без, “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, аның үткән язда туган авылы клубында үткән иҗат кичәсендә катнашып, моңа шаһит булган идек. Бу юлы да шулай булды. Авылдашлары Илмира Ахунова, Дилә Зиннәтуллина аның сүзләренә язылган җырларны оста итеп башкарсалар, Базытамак урта мәктәбенең бер төркем укучылары тамашачыларны Фәнә апаның шигырьләрен сәнгатьле укулары белән сокландырды. Аның сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев, Мирзанур Хираҗев моңлы, матур көйләр язган. Аларны сигезенче дистәсен үтеп киткән булса да, яшьләргә биргесез Фәнә апаның үзенең дә аһәңле итеп башкаруы, “Яшьлегемә кайтып” дигән җырлы-биюле сәхнә күренешен тәкъдим итеп, очып биеп йөрүе тыңлаучыларны таң калдырды.
Фәнә Минһаҗева шигырьләрендә 42 ел бергә гомер кичергән кадерле тормыш иптәшенә (хәзер мәрхүм инде), иркәләп үстереп олы тормыш юлына чыгарган балаларына, оныкларына карата изге теләк-хисләре, аларны яратуы кызыл сызык булып үтә. Бәйрәмдә катнашкан килене Зинфира, туганнары Айдар Минһаҗев белән Зүлә Мөхәммәтшина якын кешеләрен котлап, аңа иҗат уңышлары, сәламәтлек теләделәр. Кичәгә килгән күпсанлы кунаклар арасыннан күренекле шагыйрь Муса Сираҗи, Башкортстан Язучылар берлегеннән күп сәламнәр алып килгән Лира Яхшыбаева, Дүртөйледән шагыйрь Рафаил Хафизов, журналист Гөлфинә Сәлимова автор шигъриятенең халыкчанлыгын, фикерен йөрәк хисләренә төреп бирә белүен ассызыклап үттеләр. Район үзәкләштерелгән китапханә директоры Фина Зиннәтуллина аңа иҗат биеклекләре теләп, истәлекле китаплар, Яркәй авыл Советы башлыгы урынбасары Алсу Мослыхова Рәхмәт хатын тапшырды. Кичә барышында күрсәтелгән виртуаль күргәзмәне әзерләүдә, сценарий төзүдә күп көч салган китапханәнең хезмәтләндерү бүлегенең әйдәүче китапханәчесе Клара Хәлиуллина аны җанлы итеп алып барды.
Күп кенә шигырьләренең Илешкә багышлануы, район күләмендә үткән зур чараларда Ил-ана һәм Җир-ана образларын оста сынландыруы белән дә якташлары хөрмәтенә лаек Фәнә апа. “Илһам” әдәби-музыкаль клубы Һәм “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, үзенең элекке укучылары, район мәктәпләренең татар теле укытучылары, дуслары, күршеләре Финә Минһаҗеваны гөл-чәчәкләргә, алкышларга күмде. Бәйрәмне музыкаль яктан Ришат Абдуллин, Фикус Сәетов бизәде, Флүзә Абдуллина, хезмәт ветераннары башкаруындагы җырлар күңелләргә хуш килде.
Зәлифә КАШАПОВА,
Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар,
Журналистлар берлекләре әгъзасы,
“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.