+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2015, 21:52

Казанда да алар сынатмас!

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды.Башкалабызда татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтте. Бәйгенең йомгаклау тантанасы К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә узды. Өч көн дәвамында барган киеренке бәйгедә укучылар үзләренең белемнәрен сынап кына калмады, иҗади сәләтен дә күрсәтте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да нәкъ менә сәләтле кызлар һәм малайларның җыр- биюгә маһирлыкларын, сәнгатьле укуга осталыкларын күрсәтүдән башланды. Бәйрәм рухы алган тантанада дулкынланып олимпиада нәтиҗәләрен көткән призерлар һәм җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Укучыларны тәбрикләү тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономияле рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Мәкъсүтов, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов һәм башкалар катнашты.

Читайте нас: