Бүген югары белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглар алдына катлаулы бурыч куелган: яшьләрне, мәдәният өлкәсендә кулланган үз тәҗрибәләреннән чыгып, үзаллы һәм иркен фикер йөртергә өйрәтү. Академик Камил Әхияров исә моның белән педагогик эшчәнлеге чорында һәм гомере буе шөгыльләнде.
К. Әхияровның хезмәт һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге социаль-икътисади һәм фәнни-техник прогресс шартларында урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының хезмәт-политехник әзерлеген һәм һөнәри юнәлешен камилләштерү белән бәйле була. Укучыларга политехник белем бирү мәсьәләләре, югары уку йортлары өчен педагогия кадрлары әзерләү буенча ул 700ләп фәнни һәм методик хезмәт бастырды. 1964 елдан бирле К. Әхияров башлангычы белән Бөре һәм Башкортстан дәүләт педагогия институтларында Русия Мәгариф академиясе каршында оештырылган укучыларга политехник белем бирү буенча иҗтимагый лаборатория эшли.
Лаборатория эшчәнлеге мәктәп балаларына хезмәт дәресләре укыту нигезләрен һәм хезмәт нигезендә тәрбия бирү дәрәҗәсен үстерүгә булышлык итте. Аның базасында педагогик югары уку йортлары студентлары өчен махсус курс программалары һәм уку әсбаплары нәшер ителде.
Үз хезмәтләрендә К. Әхияров мәктәп балаларын һәм педагогик югары уку йортлары студентларын иҗтимагый әһәмиятле җитештерү хезмәтенә әзерләүнең эзлекле системасын бирә, мондый әзерлекнең эчтәлеген, төрләрен һәм ысулларын ачыклый.
Тәҗрибәле профессор җитәкчелегендә язылган хезмәтләр теория-методология өлкәсендә яңалыгы, материал байлыгы, анализы һәм гомуми нәтиҗәсе белән аерылып тора. Аерым фәнни хезмәтләрендә мәгариф өлкәсендә кризис һәм реформа чорында методологик алымнар һәм тикшеренү ысуллары карала.
Ул авыл мохитендә шәхеснең яшәүгә сәләтлелеге формалашу процессын модельләштерүнең концептуаль алымнарын нигезли, мәктәп укучылары өчен төп принципларга корылган психолого-педагогик, социаль-педагогик ярдәм һәм тәрбия үрнәкләре булдыра.
Академик К. Әхияров авыл балаларын патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча игътибар бирә. Авыллар бетүгә таба барган чорда бу заманның мөһим һәм әһәмиятле педагогик бурычы булып тора. Бик күп күренекле шәхесләрнең авыл җирендә яшәп тәрбияләнүен һәм формалашуын беркайчан да онытырга ярамый.
Соңгы вакытта К. Әхияров яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча методик, педагогик идеяләрне гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә. Аның башлангычы белән Уфа, Бөре шәһәрләрендә, Илеш районында шул темага багышланган конференцияләр үтте.
Мидхәт Садрыев,
профессор.