Мәктәпкә инша язу тәртибе кайтарылды. Русиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы карары нигезендә 11нче сыйныф укучылары тәкъдим ителгән 5 тема буенча урыс телендә инша язды. Бүген бу эшләр тикшерелгән, беренче нәтиҗәләр ясалган, алар хакында фикер йөртергә тулы җирлек бар.
Беренче сорау: бу кирәк эшме, әллә юкмы? Һичшиксез, кирәк! Мәктәптә БДИ хуҗага әйләнгәннән, иҗади язма эшләр мәктәптән куылган, я, мөстәкыйльлеген югалтып, хезмәтче ролендә калганнан бирле укучыларның фикерләү сәләте, сүзмә һәм язма сөйләм осталыгы, иҗади күзаллау мөмкинлеге бермә-бер кимеде. Бүгенге хәлләр Л. Рубинштейн әйткән “Уй-фикеремне оештырганда мин аны тудырам да” дигән сүзләрнең актуальлеге артуын күрсәтә. Вербаль-логик фикерләү процессының сөйләм эшчәнлегеннән аерылгысыз булуы — күптән дәлилләнгән, “ачык ачыш”. “Акыллы кеше — башка кеше хатасын күреп фәһем ала, ахмак үз хатасында өйрәнә”, — ди халык. Без дә менә бер үк тырмага басабыз да басабыз: мәктәптә телләрне, шул исәптән, туган телләрне, мескен дәрәҗәсенә калдырабыз. Һәм шул шартларда ниндидер югары нәтиҗәләргә өметләнәбез. Һәм бу өмет — урынсыз, нигезсез, “буш” өмет!.. Нәтиҗәдә: “Аңламыйлар, чөнки уйлый белмиләр, уйларга теләмиләр, тирәнлеккә омтылу юк, сайлык өстенлек итә, әзерне генә көтеп, җиңел юл гына эзләп торалар!..” Шундый зарланулар аша без мәктәп укытучыларының да, югары уку йорты белгечләренең дә, димәк, тулаем җәмгыятьнең уртак проблемасын күрәбез һәм атыйбыз.
Бу урында чагыштыру рәвешендә бер тарихи экскурс ясыйсы килә. Кытайда Тан һәм Сун династияләре хакимлек иткән чорда (618 – 1279 еллар) төрле социаль катламнарның ил белән идарә итү мөмкинлеген киңәйтү (бүгенгечә әйтсәк, социаль лифт ясау һәм аны эшләтү), яңа элита формалаштыру, идарә органнарын хәрбиләрдән арындыру максатында уку йортларында уку һәм имтихан системасы үзгәртелә. Мәсәлән, төбәк һәм үзәктә дәүләт-хөкүмәт хезмәткәре (государственный чиновник) булырга теләүче студентлар түбәндәге дәүләт имтиханы тапшырырга тиеш була. Имтихан ике турдан тора: беренчесендә классик текстларны белү һәм аларны аңлау-аңлату (мәсәлән, Конфуций) тикшерелә. Икенчесендә — дәүләт белән идарә итү һәм сәясәткә багышланган эссе язу һәм иң катлаулы бирем — поэзия үрнәкләре тудыру сорала. Бу эксперимент уңышлы үтә: чиновникларның яңа тибы — галим-җитәкчеләр классы барлыкка килә. Күрәбез ки, өч бирем дә текст белән эшли, иҗади текстлар тудыра белүне тикшерүгә юнәлтелгән. Кытайлылар бу осталыкның аерым кеше өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә мөһимлеген яхшы аңлап эш иткән, күрәсең, шуңа аларның тарихлары да озын гомерле.