+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 март 2015, 21:27

Гүзәллек өләшүче

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Нурисламова хакында шулай диләр.Туймазының 1нче интернат-мәктәбенә килеп керү белән күңелне тынычлык, үзенчәлекле мәктәп аурасы били. Гадәттә, мәктәп коридорлары шау-гөр килеп тора, ә монда тыныч, якты, тәнәфестә дә йөгерүче бала юк.

Безне мөлаем йөзле ханым каршы алды. Сөй­ләшү­еннән үк ана теле һәм әдә­бияты укытучысы икән­леге күренеп тора. Зыялылыгына, ихласлыгына беренче күрү­дән үк сокландым.
Земфира Нурисламова Дүртөйле районының Иске Яндыз авылында туып-үскән. Бөре педагогия институтын тәмам­лаганнан соң, Дүрт­өйледә эшли. Туймазы егетенә кияүгә чыккач, шушы мәктәпкә эшкә килә, биредә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыта. Балаларга аң-белем, тәрбия бирү эшен бөтен күңеле белән яратып башкара. “Мәктәптә иҗади балалар белән эшләү кызыклы, күңелле. Татар төр­кеменә йөрүче балалар татарча дөрес итеп сөйләшә, шуңа дәресләр мавыктыргыч үтә”, — ди укытучы.
Татар теленнән үткән олимпиадаларда бу интернат-мәктәп укучыларының һәрвакыт җиңү яулавы яңалык түгел. Бердән, коллектив көчле. Икенчедән, хакимият тарафыннан мәктәптә уку-укыту өчен уңайлы шартлар тудырылган. Туган тел кабинетлары әдәбият, уку әсбаплары белән тулысынча тәэмин ителгән.
Интернет, айфон, кесә телефоны заманында укучыларда китапка карата кызыксыну тәрбияләү авыр. Шуңа карамастан, Земфира Гаденан кызы, яңа технологияләр кулланып, балалар күңеленә юл ачарга тырыша, аларны электрон дәреслекләр ярдәмендә әдәби әсәрләр укуга җәлеп итә.
Биредә укытучының үзенең үрнәген дә телгә алырга кирәк. Төрле бәйгеләрдә дә даими катнаша ул. 2013 елда республика күләмендә үткә­релгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри осталык бәйгесендә абсолют җиңүче булган. Көчле укытучылар күп булган киеренке ярышта 23 район вәкиле катнаша. Һәр­берсенең кызыклы эш тәҗ­рибәсе булган укытучылар арасында җиңеп чыгу, әлбәттә, зур казаныш. Республика җитәкчесе тарафыннан аңа югары бәя бирелә, ә дүрт җиңүче аның белән шәхсән очрашу бәхетенә ирешә. Земфира Нурисламова күңе­лендә бу сөйләшү дулкынландыргыч хатирә булып саклана.
Узган елның язында Казан шәһәрендә ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенрусия һөнәри осталык бәйгесе яңа форматта эшли башлады. Анда Русия төбәк­ләреннән 72 конкурсант бәйге тота. Конкурс офыклары киң, хәтта халыкара дип әйтергә мөмкин, чөнки Литва, Белоруссия һәм башка төбәкләрдән дә катнашучылар була.
Земфира Гаденан кызы абруйлы, дәрәҗәле жюрига “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эш­чәнлегем” дигән темага видеопрезентация һәм нәкышлы милли костюм тәкъдим итә. Конкурс барышында аңа “Мастер-класс” Бөтенрусия бәйгесендә җиңгән укытучылар остахан­ә­сендә катнашу насыйп була. Өч көн дәвам иткән чарада Земфира Нурисламова өченче урын ала. Бу җиңү Башкортстанда мәгариф системасы эш­чәнлегенең югары дәрәҗәдә икәнлеген дәлилли.
Шуның нәтиҗәсе буларак, Земфира ханым августта янә Казанга, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI Бөтенрусия съездына бара. Дәресләр карап, Саба районындагы мәктәптә, балалар бакчасында булып, милли тәрбия бирү үзенчәлекләре, Татарстанда киң таралган Сингапур методикасы белән танышып, зур тәҗрибә туплап, яңа бәйләнешләр булдырып кайта.
Үз эшенең нәтиҗәсен күреп, иҗади эшләүнең тәмен, кадерен тоеп яши тәҗрибәле укытучы. Гаиләсе исә — ныклы терәге. Табиб булып эшләүче ире, улы белән кызы Земфира ханымның эшен аңлый, яңа башлангычларын һәрвакыт күтәреп ала, ярдәм итә. Бүгенге көн хатын-кызлары өчен рәхәт арудан да кадерле бәхет юктыр, мөгаен.
Читайте нас: