“Ел укытучысы-2015”
Һөнәри бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде.4 апрельдә “Башкортостан” дәүләт концерт комплексының Кече залында “Башкортстанның ел укытучысы-2015” конкурсына йомгак ясалды. Әлеге дулкынландыргыч мизгелләрне зур түземсезлек белән көткән укытучыларның йөзләрендә балкыган шатлык нурлары, сәхнәдә яңгыраган илаһи көйгә кушылып, мәртәбәле чараны искиткеч матур бәйрәмгә әйләндерде. Педагогларның һөнәри бәйгесе быел 25нче юбилей язын билгеләве белән дә истәлекле. Шушы еллар эчендә зур җиңүгә ирешеп, “Ел укытучысы” исемен яулаган укытучыларның да бүгенге чарага килеп янә дулкынландыргыч хисләр кичерүе бәйрәмне тагын да ямьләде.