Китапханә программалары бәйгесе, шулай ук, республикадагы балалар китапханәләрен үзенә җәлеп итте.
Китап уку атналыгына барлыгы 5000 укучы бала җәлеп ителде. Алар 100 меңләп китап укыды. Шушы вакыт эчендә республика күләмендә барлыгы 300 чара үткәрелде, анда 11 мең кеше катнашты.
2 апрельдә, Халыкара балалар китабы көнендә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Уфа — балалар китабы атналыгы башкаласы” дигән бәйрәм-фестиваль узды. Анда Уфа шәһәре һәм республикадагы балалар китапханәләре хезмәткәрләре һәм китап сөючеләр катнашты. Аларны биредә Китап патшабикәсе, әдәби геройлар, әкият мәйданчыклары, күңелле бәйгеләр, уеннар, сюрпризлар һәм бәйрәмчә кәеф көтеп тора иде. Фестивальдә балалар китабы атналыгында җиңүчеләр билгеләнде.
Ш. Ходайбирдин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе иң яхшы балалар китапханәсе булып танылды һәм Гран-прига лаек булды. Уфа шәһәренең 28нче, 19нчы балалар китапханәләре, Стәрлетамак шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе, шулай ук, җиңүче дипломын алды.
“Иске китапларның яңа тарихы” әдәби бәйгесендә 38нче Модельле балалар китапханәсеннән Эрика Дусеева, 47нче китапханәдән Адель Имангулова, Белорет Үзәк китапханәсеннән Азалия Шәгалина бүләкләнде. Әлшәй районыннан Игорь Грачев, Агыйдел шәһәреннән Алина Низамова, Уфаның 48нче балалар китапханәсеннән Ангелина Нәбиуллина, 38нче модельле китапханәдән Ростислав Вязников бәйгенең лауреатлары булды.
“Әдәби остаханә” номинациясендә Ш. Ходайбирдин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсеннән Евгения Бабинага, “Җиңү көне белән” номинациясендә Уфаның 44нче балалар китапханәсеннән Ксения Райковага тиңнәр булмады.
Уфа “Нур” театрында узган бәйрәмгә Башкортстанның халык язучысы Марат Кәримов, балалар хикәяләре остасы Фәрзәнә Гобәйдулина, шагыйрә Әлфия Әсәдуллина, язучы Николай Грахов һәм башка танылган каләм осталары чакырылган иде. Алар нәни дусларына автографлар бирде, китапны, әдәбиятны яратырга өндәде.