+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 апрель 2015, 13:37

Чокадыбаш феномены

Авылга килгән кешене иң элек тау башындагы каеннар сәламли. Ә тау итәгендә шундый урыннар бар, бер көрәктәй балчык алсаң, чишмә бәреп чыга. Алар инеш хасил итә. Шушы искиткеч тәмле суны эчеп үскән кешеләр ихлас, гади, ярдәмчел. Колхоз беткәч, мал-туар асрап, печән әзерләп яшиләр. Чокадыбаштан Туймазыга – 56, Бәләбәйгә – 36 чакрым. Ир-атлар читкә китеп эшли, хатын-кызлар, күбесенчә, өйдә.

...Яландай йорт-җир җиткереп, җитеш тормышта яши башлауга, балалар туган оядан очып чыгып китә дә, өй бушап калган кебек була икән. Чагыштырмача яшь парлар нишли, беләсезме? Вак-төяк мәшәкатьләрдән арынып, дөньядан ямь табып, үз рәхәтенә яши, диярсез һәм, бәлки, хаклы да булырсыз. Тик бу чишмәнең суын эчеп үскәннәр түгел. Кайчан кемнең башына килгәндер, алар дөньясын ямьләр өчен гаиләләренә ... балалар йортыннан сабыйлар ала башлый. Чокадыбаштан тыш, Нечкәбүләк, Камыштау, Алексеевка кебек кечкенә авылларны хезмәтләндерүче урта мәктәп тугызъеллык итеп үзгәртелгәч, тагын да җитдирәк уйланалар: белем учагы ябылса, укытучылар эшсез калу гына түгел, тора-бара авыл да юкка чыгачак дигән сүз бит. Ә тирә-яктагы хозурлык? Ә чишмә? Аннары мәктәп – үзенчәлекле мәдәният учагы да, сайлау, бәйрәмнәр, җитәкчеләр белән очрашулар шунда үтә. Эче матур бизәлгән, җәйләрен чәчәккә күмелеп утыра, үзенең бакчасы бар, музей оештырылган, коллективта бай традицияләр тупланган. Менә шуларның бетүен күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Моны аңлаган гаиләләр бала алырга теләк белдерә. Мәктәпне саклап калалар. Бүген анда укучы 55 баланың 25е тәрбиягә алынган. Аларга 9 укытучы белем бирә. Мәгариф идарәсенең опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Лилия Петрова әйтүенчә, ике яклы ярдәм була бу: өлкәннәр балаларга гаилә җылысы бирсә, авылны яшәтүче балалар аларның тормышына мәгънә өсти.
Башлап җибәргәндә эшнең шундый җитди юнәлеш алачагын күзаллаганнардырмы, әмма ике ел элек Чокадыбаш авылында Тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы оештырылган. Аның максаты – бала алган һәм алырга ниятләүче ата-аналарга сабыйларны яңа мохиткә күнектерү, тәрбияләү, үстерүдә ярдәм итү, бу гаиләләрне берләштерү. Клубка үзенең 3 һәм тәрбиягә алынган 6 баласын үстерүче авыл фельдшеры Нурия Шушунова җитәкчелек итә. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Республика гаилә иҗаты конкурсында гаилә башлыгы Тимур Александрович “Әтиләрнең иң яхшы традициясе” номинациясендә җиңүче була, уллары Дмитрий “Безнең тату гаилә” номинациясендә икенче урын ала.
...Чокадыбашта туып-үсеп, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташлар чишмәкәйнең тәмле суын сагынып кайта. Тагын озак еллар тынмасын аның яшәү көче бирүче җыры.

Лилия ПЕТРОВА, мәгариф идарәсенең опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече:
— Нигездә алар тәрбиягә бала алган гаилә буларак рәсмиләштерелгән. Балалар йортында сабыйлар яшьтән үзләре өчен барысы да хәл ителүгә күнегә. Ә биредә алар чын тормышны күрә. Һәр гаиләнең төп бурычларының берсе – баланы эшкә өйрәтү. Бу авылда тәрбиягә алынган балалар җитеш тормышка тырышлык белән ирешүне күрә. Тормышта нәрсәгәдер ирешергә телисең икән, эшлә. Уку да – көндәлек эш. Проблемалар булмый тормый, әлбәттә, әмма аларны бергәләп хәл итү зарур. Күмәклек тойгысы тәрбияләү әлеге мәктәп өчен һәрвакыт беренче урында тора. Биредә бу сабыйларны “безнең балалар” дип йөртәләр, үзләрен бик яраталар.

Нурия ШУШУНОВА, үзенең – өч, тәрбиягә алынган 6 бала әнисе:
— Ирем дә, үзем дә күпбалалы гаиләләрдә үстек, төп этәргеч шул булгандыр. Авылыбыз – Нечкәбүләк. Аны табигатьнең хозур почмагы булган өчен “бүләк” дигәннәр. Ник шушы матурлыкны ташлап китәргә? Балалар өчен дә күңел тыныч, урамда – машина, начар компаниягә эләгә диясе юк. Балага күңел җылысы кирәк. Аны сөймәсәң, яратмасаң, алырга да кирәкми.
Читайте нас: