+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 Май 2015, 22:24

Каршы ал безне, Яшьлек иле!

Быел Башкортстанда 20746 укучы мәктәп тәмамлый.Быелгы май кырыс булды. Назлы кояшы белән артык иркәләмәде. Шулай да дөньяда май түгел, гыйнвар салкыннарына да каршы торырлык ялкынлы яшьлек бар. Шуңа бүгенге көннең назлы һәм җылы булмый чарасы юк – республикабызда унберенче сыйныфны тәмамлаучы 20746 яшь йөрәк берьюлы ялкынланып тибә – алар өчен соңгы кыңгырау шалтырый. Чишмә районының Алкино-2 мәк­тәбендә унберенче сыйныфны 19 укучы тәмамлый. Барысы да матурлар, сәләтлеләр, киләчәккә зур өметләр белән яналар.

— Алар мәктәптә иң тату, дус сыйныф булды, — дип сөйли бишенчедән алып остазлары, дуслары һәм ки­ңәшчеләре булган сыйныф җитәк­челәре Наталья Пастухова. – Тугызынчыдан соң ике параллель сыйныф берләште һәм, барыбызны да гаҗәпләндереп, искиткеч дуслашып, бердәм булып киттеләр. Үзләре укуда да, төрле чараларда да сыната торган булмады, араларында районда, республикада гына түгел, Бөтенрусия бәйгеләрендә җиңүчеләр бар. Республика вузларыннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортларын да сайладылар. Кайбер егетләр һөнәрләрен Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте белән дә бәйләргә тели.
Алина Баһаветдинова — унбер ел буе “бишле” билгеләренә генә укыган, бик талантлы кыз: җырлый, бии, шигырьләр яза, барлык олимпиадаларда даими алдынгы урыннарны гына алып килгән. Шигырьләре республика матбугатында басылган. Русия Мә­дәният фондының Башкортстандагы филиалы иҗади казанышлары өчен аны хәтта “Яңа исемнәр” алтын китабына да керткән. Бүген сәләтле кыз республикабыз радиосында “Кояшлы шәһәр” балалар тапшыруын алып бара. Киләчәктә тарихчы яки юрист булырга тели ул.
Ә менә Илзия Заһидуллина — мәктәпнең данлыклы биючесе. Чиш­мәдәге “Энҗекәй” хореография ан­самбленә җиде яшеннән йөри ул. Президент стипендиясе лауреаты, “Минем кече Ватаным” фәнни-тикшеренү эше белән беренче урын яулап, хәтта Мәскәүгә баруга да ирешкән. Мәктәптән соң медицина университетына укырга керергә исәпли.
Читайте нас: