Башкортстан мәгарифне үстерү институты чираттагы Координация советын Чишмә районында уздырды. Ул ике якның үзара хезмәттәшлек килешүе нигезендә оештырылды. Чараның төп багучылары — институт ректоры Р. Мәҗитов һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы Ф. Уразмәтов. Мөһим методик һәм гамәли форум Чишмәнең 1нче мәктәбендә һәм гимназиядә үткәрелде. Аның эшендә район укытучылары, мәктәп җитәкчеләре, район хакимияте вәкилләре, шулай ук Уфа, Благовар, Миякә, Кырмыскалы, Благовещенск районы педагоглары катнашты.
Чишмә районында бүгенге көндә 28 белем бирү учреждениесе эшли, шуларның 12се — филиаллар. 23 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү оешмасы бар. Район мәктәпләрендә 4925 бала белем ала, шуларның 2282се белем бирүнең яңа стандартлары кертелгән сыйныфларда укый. Соңгы елларда Мәгарифне үстерү институты оештырган курсларда 967 педагог белемен камилләштергән. Педагогларның 79 проценты электрон белем бирү ресурсларыннан файдалана, ә 25 проценты дистанцияле укыту технологияләренә өстенлек бирә. Укучыларның 60 проценты — район үзәге, 40 проценты авыл мәктәпләрендә белем ала. Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында, мәсәлән, башлангыч сыйныфларда белем сыйфаты, укыту нәтиҗәлелеге арта бара. Соңгы өч елда укучыларның бөтенрусия олимпиадаларының төбәк этабында 3-5 башлангыч сыйныф укучысы җиңеп чыга. Быелгы уку елында фәнни-тикшеренү һәм проектлау буенча узган “Фәнни омтылыш” республика олимпиадасында җиңүче һәм 4 призер – район укучылары. Чишмәдә укытучылар да сынатмый: Алкино-2 мәктәбеннән Л. Антонова — “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2015” республика бәйгесе җиңүчесе, ә Л. Салихова “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2014” конкурсында номинациядә җиңүче дип билгеләнде. Уңышлар куанычлы, әмма район укытучылары, аеруча, урта звено педагоглары алдында зур проблема тора — яңа буын Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында балаларның үзаллы белем алу эшчәнлеген оештыра белү сәләтенә ия булу.
Координация советының максаты — район укытучыларының алдынгы технологияләрне иҗади файдалануын, яңа алымнар нигезендә балаларның уку эшчәнлеген оештыруын, мәгълүмати ресурслардан дөрес файдалана белүен тәэмин итү. Шуңа күрә чара “Укыту сыйфатын күтәрүдә мөһим шарт буларак системалы эшчәнлек юнәлеше” дип аталды.
Мөһим чара вакытында район укытучылары төрле фәннәрдән 15 ачык дәрес, 13 осталык дәресе үткәрде. Аларның төп юнәлеше — яңа укыту стандартлары таләп иткән укучыларның үзаллы уку, белем алу эшчәнлеген оештыру.
Мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм туган телләр, әдәбиятлар кафедрасы (мөдире, профессор З. Габитова) оештырган осталык дәресе хәтердә калды. Аны Уфаның 71нче мәктәбенең башкорт теле укытучысы Ф. Шәрәфетдинов алып барды. Алдынгы укытучы, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2015” конкурсында җиңүче Фәнис Шәрәфетдинов коллегаларын интерактив такта белән эшләү алымнарына өйрәтте. Кызганычка каршы, республика мәктәпләрендә кыйммәтле җиһаз презентация күрсәтү чарасы буларак кына кулланыла. Ф. Шәрәфетдинов аның ярдәмендә бик күп дидактик күнегүләр эшләү мөмкинлеген күрсәтте. Укытучылар, бер-бер артлы чыгып, әлеге күнегүләрне эшләп карады, сораулар бирде.
Шулай итеп, Координация советы үз алдына куйган максатларга иреште. Галим-педагоглар, методистлар фәнни тәҗрибә белән уртаклашты, мәктәп алдында торган бүгенге проблемаларны уңышлы хәл итү юлларын күрсәтте. Укытучылар заман таләпләренең мәктәп практикасына ничек керә баруын чагылдырды.