Иҗади эшләүче педагог предметны һәм аны өйрәтү алымнарын, балаларның психологиясен яхшы белүе белән ихтирам казана. Укытучының дәресләре төгәллеге, гыйльми-гамәли дәрәҗәсе, күргәзмә мәгълүматка бай булуы белән аерылып тора. Фатыйма Фазылбәк кызы, белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә электән килгән алымнарны файдаланудан тыш, балалар күңеленә заманча “ачкычларны” да ярата белә.
— Дәрестә чебен очкан тавыш та ишетелү — яхшы дәрес билгесе түгел, — ди коллегам, фикерләре белән уртаклашып. — Бала дәрестә шым гына утырмаса, киресенчә, актив булса, фикерләре белән уртаклашса яхшырак. Шул чакта укучының теманы аңлаганын, аны нинди мәсьәләләр борчыганын ачык белергә мөмкин.
Фатыйма Фазылбәк кызының укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда даими уңышка ирешә, гыйльми-гамәли конференцияләрдә алдынгы урыннар яулый. Уфа шәһәре Октябрь районының математика укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе буларак, Фатыйма Имаева яшь педагогларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә, сыйныфтан тыш чаралар, “осталык дәресләре” үткәрә. Олимпиада, имтихан эшләрен тикшерү комиссияләренең дә әгъзасы ул.
Фатыйма Фазылбәк кызы — мәктәптә иң яхшы сыйныф җитәкчеләренең берсе. Яшь буынны берләштерүгә, сәләтләрен үстерүгә ул күп көч сала. Укучылары мәктәп тәмамлагач та остазлары янына килеп йөрүе, хәл белүе, киңәшләр соравы шул хакта сөйли. Без, бердәм коллектив, арабызда шундый педагог эшләвенә чиксез шатбыз.
Мәвзилә ҮТӘЕВА,
84нче татар гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.