Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөгаллимнәре өчен бу көннәр аеруча җаваплы һәм үзенчәлекле. Быел татар-урыс бүлеге тарихында беренче тапкыр өч төркем студентлары югары белем турындагы дипломга ия булды. Яз уртасында читтән торып уку бүлеге студентлары диплом яклады. 25 майда биш ел дәвамында специалитет программасы буенча белем алган талиблар үз фәнни хезмәтләренә лаеклы бәя алды. Бүген исә дүрт еллык бакалавриат тәмамлаучылар гыйльми эшләрен фикер алышу мәйданына чыгара. Быелдан башлап БДУның филология факультетында белем бирү бакалавриат һәм магистратура программаларына күчә. Бакалавриат югары белемнең беренче баскычы булса, магистратура инде аның икенче, югары баскычы. Яшьләр бакалавр дипломына ия булу өчен дүрт ел укырга тиеш булса, магистратурада белем алу янә ике елга сузылачак. Магистратура тәмамлаучыларга инде аспирантурага, гыйльми дәрәҗәләргә юл ачыла.
Филология факультетын тәмамлаган егет-кызларыбызның зур өлеше үз белгечлекләре буенча эшләмичә, бөтенләй ят һөнәрләр үзләштерергә мәҗбүр. Тел һәм әдәбият буенча белем алып, бүгенге көндә нефтьче, полицейский, сатучы,
бухгалтер булып эшләүчеләр дә шактый.